news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөек княгиня Мария Владимировна Минтимер Шәймиевне I дәрәҗәдәге Изге Анна ордены белән бүләкләде

Кичә Россия император йорты җитәкчесе Татарстанга килде һәм Свияжски утрау-шәһәрчегендә булырга өлгерде

  (Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова). Бүген Казан Кремлендә ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән Россия император йорты җитәкчесе бөек княгиня Мария Владимировна очрашты.
Бөек княгиня кичә Татарстанга килде һәм Свияжски утрау-шәһәрчегендә булырга өлгерде. Ул Минтимер Шәймиевка Свияжски утрау-шәһәрчегендә алган хис-кичерешләре турында сөйләде. “Бу искиткеч”, - диде ул.
Аны Болгар шәһәрен һәм Свияжски утрау-шәһәрчеген торгызу проекты кызыксындырган. Минтимер Шәймиев дәрәҗәле кунакка резиденция холлында “Мәдәни мирас – Свияжски утрау-шәһәрчеге һәм Борынгы Болгар шәһәре” проектына багышланган стендларны һәм макетларны кулланып бу шәһәрләрнең тарихы, торгызу эшләре барышы һәм ТР тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу фонды эшчәнлеге хакында сөйләде.
Бөек княгиня бу изге урыннар ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кердеме дип кызыксынды. Минтимер Шәймиев бу юнәлештә эш алып барыла, дип белдерде. “Үзем күргәннән соң, аларның ЮНЕСКО исемлегенә керәчәгенә шикләнмим”, - диде Мария Владимировна.
Аннары хуҗалар һәм кунаклар залда чәй табыны артында төрле темалар буенча фикер алышты. Шулай ук яклар Россиядәге сәяси вәзгыять буенча фикерләште. Очрашуда Татарстан Республиксы ягыннан ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм ТР Дәүләт киңәшчесе секретариаты җитәкчесе Евгений Гришин катнашты.
Татарстанда тормыш гөрли, диде Минтимер Шәймиев.
“Аның шулай булуы сизелә, - дип шәрехләде бөек княгиня, - күпләрнең сезгә өйрәнергә киләсе килә. Татарстанда булуыма шатмын”.
Мария Владимировна Татарстан җитәкчелегенә конфессияләр арасында баланс саклануы өчен рәхмәт белдерде. “Сез күпләр өчен үрнәк. Сезнең белән оныкларыгыз һәм оныкчыкларыгыз горурлана ала”, - диде ул Минтимер Шәймиевка мөрәҗәгать итеп.
ТР Дәүләт киңәшчесе бөек княгиняны җәй көне Болгарга сәфәр кылырга чакырды, анда дөньяда иң зур басма Коръән булуын билгеләп үтте.
Очрашу ахырында бөек княгиня Минтимер Шәймиевка җылы каршы алулары өчен рәхмәт белдерде. Ул император йорты ягыннан хөрмәт һәм игътибар билгесе буларак ТР Дәүләт киңәшчесенә орден һәм билге тапшырды. Аерым алганда, бөек княгиня Мария Владимировна Минтимер Шәймиевне I дәрәҗәдәге Изге Анна ордены белән бүләкләде. Шулай ук ул аңа тагын ике медаль һәм китаплар тапшырды.
Минтимер Шәймиев үз чиратында Мария Владимировнага Казан Мәрьям ана иконасын һәм татар халык костюмын кигән курчакны тәкъдим итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot