Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бөек Җиңү уңаеннан ветераннарга вәгъдә ителгән түләүләр апрель аенда булачак
Ветеран вафат булган очракта, бу түләүләр туганнарына күчерелә алмый, ул фәкать ветеранның үзенә тәгаенләнгән.
(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан ветераннарга вәгъдә ителгән түләүләр Татарстанда апрель аенда булачак. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында Бөек Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек темасына үткәрелгән брифингта ТР Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.
«Россия Президенты Владимир Путин Указы буенча Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл ветераннарына, сугыш ветераннарының тол калган хатыннарына, фашист лагерьлары әсирләренә юбилей уңаеннан 75 һәм 50 мең сум акча түләнә. Моңа әле Татарстан акчасы да өстәлә. Бу — 25 һәм 5 мең сум», — диде Ләйлә Фазлыева.
Ул Пенсия фондының Татарстан бүлеге әлеге түләүләрне апрель аенда башкарачагын искәртте.
Ветеран вафат булган очракта, бу түләүләр туганнарына күчерелә алмый, ул фәкать ветеранның үзенә тәгаенләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз