Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышлап каратэ буенча Әлки районы ачык беренчелеге уза
Әлки районының “Патриот” хәрби-спорт клубына РФ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова каратэ өчен татами бүләк итте.
(Әлки, 6 май, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Россия Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова “Патриот” хәрби-спорт клубына каратэ өчен татами бүләк итте, дип яза район газетасы.
Базарлы Матакта район благочинные Андрей Зиньков җитәкчелегендә эшләүче “Патриот” хәрби-спорт клубы күп балаларны, үсмерләрне берләштерә. Андрей Зиньков депутат Ольга Павловага каратэ ярышлары үткәрү өчен татами (уңайлы зур келәм) алырга булышуын сорап мөрәҗәгать иткән булган. Ольга Павлова клубка йөрүче балаларның спортта, аеруча каратэда ирешкән җиңүләре хакында белешеп, аларның уңышлары өчен сөенүен, һичшиксез ярдәм итәчәген әйткән. Һәм менә үткән атнада депутат бүләге – 10х10 метр зурлыгындагы татами районга кайтып та иреште.
Яңа татамига “эшсез” торырга туры килмәс. Районыбызда бит каратэ ярышлары әледән-әле үткәрелеп тора. 7 майда инде “Алинә” универсаль спорт залында Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышлап каратэ буенча Әлки районы ачык беренчелеге узачак. “Җиңү кубогы” исеме астында үтүче әлеге бәйге сәгать 10 да башлана. Тамаша кылырга килегез!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз