Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, Татарстан язучылары очрашу үткәрде
Бу сугышта 104 татар язучысы катнашкан, аларның 30дан артыгы яу кырында мәңгегә ятып калган...
(Казан, 7 май, “Татар-информ”). Бөек Ватан сугышында 104 татар язучысы катнаша. Аларның 30дан артыгы яу кырында мәңгегә ятып кала.
Татарстан Язучылар берлегенең бакчасында башланып киткән Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган очрашуда шундый саннар аталды һәм вафат булган әдипләребез истәлегенә бер минутлык тынлык игълан иттелде. Моңсу бакчаның йөзьяшәр юкәләре генә, без аларны әле хәтерлибез, дигәндәй, искән җилгә кушылып пышылдады.
Очрашуга килгәннәрнең күбесе Ватан сугышында катнашкан язучыларыбызның балалары, якын туганнары. Бүгенге көндә сугыш юлларын үткән өч язучыбыз исән: алар – Татарстанның халык язучысы Хисам Камалов, язучылар Аркадий Мельников һәм Фәйзи Галиев. Хисам ага белән Аркадий Михайлович, сәламәтлекләре нык булмау сәбәпле, бәйрәмгә килә алмадылар. Тантананың төп кунагы Фәйзи ага Галиев булды, ул да инде июль аенда туксан яшеә җитә. Ул аңа буш кул белән килми: әле күптән түгел генә аның үз тормышы һәм хезмәт юлына багышланган алтынчы китабы дөнья күрде. Бөтен Татарстанга данлыклы Арча районының “Искра” хуҗалыгы җитәкчесе, әле Советлар Союзының үк дәүләт депутаты булган Фәйзи аганың сөйләр сүзләре күп иде. Очрашуны алып баручы танылган сүз остасы Фәнис Җиһанша, хәрби киемнән булгангамы, бәйрәм рухынча күркәм иде бүген. Сүзне беренчеләрдән Фәйзи агага бирде.
Сугыш елларын искә төшереп “Фантазия” джаз оркестры “Дунай дулкыннарын” уйный. Беренче парлар вальс ритмына кушылып әйләнә башлый. Әйтергә кирәк, Юрий Коган җитәкчелегендәге хатын-кызларның шәһәр оркестры тын бакчага, очрашуга аерым бер төсмер кертте. Атаклы “Катюша”ны уйнаганда инде барысы да дәртле биюгә кушылды.
Татарстанның халык артисты Мөнир Якупов сугышның беренче көннәрен хәрби заставада каршы алып, дәһшәтле елларны тулысынча үткән, хәзер инде вафат язучы Геннадий Паушкинның тормыш иптәше Нина Александровнага багышлап җырлады. Билгеле, Нина ханымның күзләрендә яшь иде. Татарстанның атказанган артисты Айдар Габдинов үз җырын Фәйзи ага Галиевкә багышлады. Гомумән, күп җырлар сугыш еллары, танылган шәхесләребез белән бәйле иде. Резеда Галимова башкаруында “Син кайларда йөрисең икән?” дигән җыр композитор Сара Садыйкова истәлегенә, аның сөекле ирен сугышта югалтканнан соң иҗат иткән беренче музыкаль әсәрен искә алу булып яңгырады.
Җыр, биюләр фронтовик язучыларыбызның балалары, туганарының истәлек-чыгышлары белән кушылып барды.
Муса Җәлилнең кызы Чулпан ханым, Мәскәүдә үтә торган тантаналарда катнашуы сәбәпле, бәйрәмгә килә алмады. Фатих Кәримнең кызы Ләйлә апа Калининград өлкәсенең Багратионовск шәһәрендәге очрашуга китте. Абдулла Алишның туганнары Гөлшат һәм Азат Сөнкишевлар беренче булып истәлекләрне яңарттылар, соңгы елларда табылган документлар, Германия җирендә булган очрашулар, яңа ачыкланган исемнәр, сугышта катнашкан якташларыбыз турында сөйләделәр.
Алга таба очрашу Татарстан кунакханәсе ресторанында, бәйрәм табыны артында дәвам итте. Фронтовик язучыларыбыз Габдрахман Әпсәләмов, Афзал Шамов, Мирсәй Әмир, Нури Арсланов, Нәби Дәүли, Салих Баттал, Шәйхи Маннур, Әдип Маликов, Әхмәт Исхак, Шәрәф Мөдәррис, Самат Шакир һәм башка әдипләребезнең туганнары үз истәлекләре белән уртаклаштылар.
Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итәбез. Дистә еллар үтүгә карамастан яңа исемнәр, яңа документлар ачыклана. Бу турыда танылган эзтабар-язучыбыз Шаһинур Мостафин да сөйләде. Сугыш елы балалары Гәрәй Рәхим, Рәфкат Кәрәми ул фикерләрне куәтләп җибәрделәр.
Җиңү бәйрәмендә башка кызыл даталардан аермалы ниндидер үзенчәлек бар – монда бөек тантана, моңсу сагыну, тормыш фәлсәфәсе, уйланулар бергә кушылган. Бәйрәм тантанасын оештыручыларының берсе, шагыйрь, Язучылар берлеге рәисе, сценарий авторы Рафис Корбан һәм режиссер Гафур Каюмов бу рухны тирән тоя алганнар. Татарстан язучылар берлеге үткәргән олы бәйрәм - моның ачык дәлиле.
Бу хакта Татарстан язучылар берлегенең матбугат үзәгеннән Алмаз Бикмөхәммәтов хәбәр итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз