Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, Казанда концерт була
Чараны халыкара конкурслар лауреатлары - Болактагы Яшьләр театры артисты Ришат Эргашев һәм Наталия Герасименко оештыра
(Казан, 26 март, “Татар-информ”). Иртәгә сәгать кичке 4тә Казанда, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, “Без хәтерлибез...” дип аталган концерт була. “Яшүсмер” яшүсмерләр клубы берләшмәсе укучылары чыгыш ясарга җыена. “Парк Хаус” сәүдә-күңел ачу комплексының икенче катында үткәреләчәк концерт ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Казан каласы Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты һәм “ТР Иҗади яшьләр академиясе” региональ иҗтимагый оешмасы ярдәме белән уздырыла, дип хәбәр итә республика башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте.
Чараны оештыручылар – халыкара конкурслар лауреаты, Болактагы Яшьләр театры артисты Ришат Эргашев һәм халыкара конкурслар лауреаты Наталия Герасименко.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз