news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы истәлегенә сугыш ветераннарына юбилей медальләре тапшырылачак

Муниципаль берәмлекләрдә медальләр апрель азагына тапшырылып бетәргә тиеш

(Казан, 15 гыйнвар, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Быел Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел тулу истәлегенә сугыш ветераннарының барысына да юбилей медале тапшырылачак.

Бу хакта бүген  "1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү буенча тәкъдимнәр турында"гы мәсьәлә буенча ТР Мәдәният министрлыгында үткәрелгән киңәшмәдә ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте. Татарстанның муниципаль берәмлекләре белән видеоконференция режимындагы киңәшмә эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты. 

Эльмира Зарипова хәбәр иткәнчә, агымдагы елның 15 гыйнварына булган мәгълүматлардан күренгәнчә, республикада барлыгы 75 мең 834 ветеран гомер кичерә. Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидларының 4253 тол хатыны исәпләнә. Министр ассызыклап үткәнчә, быел апрель азагына кадәр барлык ветераннарга да медальләр тапшырылып беткән булырга тиеш. Эльмира Зарипова медальләр белән бүләкләү тантанасында, һичшиксез, муниципаль берәмлек башлыклары катнашырга тиешлегенә басым ясады, шулай ук медальләрнең күбесе өйләрдә тапшырылачагы турында да искәртте. "Медальдә ветеранның исем-фамилиясе, атасының исеме тулысынча язылырга тиеш", - дип белдерде ул.

Сугыш ветераннарының батырлыгына, аяусыз көрәшүенә тирән ихтирам белдерү максаты белән, РФ Президенты боерыгы буенча, Ләйлә Фазлыева медальләрнең якынча 21 февральдән тапшырыла башлаячагын белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100