Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә Татарстанда хәрби техника катнашында парадлар көтелми
Җиңү көненә багышланган республикакүләм төп тантана М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында 7 нче майда үткәреләчәк
(Казан, 15 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә Татарстанда хәрби техника катнашында парадлар көтелми. Казан гарнизоны гаскәрләре тантаналы төстә хәрби техникадан башка гына маршка атлап узачак.
Бу хакта бүген ТР Мәдәният министрлыгында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек темасына багышланган видеоконференция режимында узган киңәшмәдә ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева хәбәр итте. Аның әйтүенчә, 9 Майга багышланган тантаналы чаралар Россия шәһәрләрендә иртәнге 10да башланачак, кичке 10да салют һәм фейерверк аттырылачак.
Ләйлә Фазлыева сүзләренә караганда, 8 майда Татарстанда “Хәтер вахтасы” акциясен үткәрү планлаштыра. “Георгий тасмасы” акциясе 8-9 майда узачак. Россия күләмендә ул рәсми рәвештә 23 нче апрельдә старт ала.
Сугыш кырындагы аш өстәлен тасвирлауны күздә тоткан “Солдат боткасы” чарасы 9 нчы майга билгеләнгән. Җиңү көненә багышланган республикакүләм төп тантана М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында 7 нче майда уздырыла.
Ләйлә Фазлыева хәбәр иткәнчә, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган логотипта зәңгәрсу күк йөзендә очып баручы күгәрчен сурәтләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз