news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөек Җиңү көнендә актанышлылар да "Үлемсез" полк"та катнашты

Бүген Актаныш районында 33 Бөек Ватан сугышы ветераны исән-сау.

(Актаныш, 9 май, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). Бөек Җиңү көнендә актанышлылар да "Үлемсез" полк"та катнашты. Анда Актаныш муниципаль районы җитәкчелеге, ветераннар, оешма-предприятие коллективлары, мәктәп укучылары бар иде. Барысы өч меңгә якын актанышлы Бөек Ватан сугышында катнашкан бабаларының, әтиләренең портретларын күтәреп Актанышның Ленин һәм Җиңүнең 30 еллыгы урамнары аша үтеп Җиңү паркына килде, дип яза район газетасы.

Театральләштерелгән тамашада сугыш китергән кайгы-хәсрәт, Җиңү шатлыгы ачык чагылды. Район халкын Актаныш муниципаль район башлыгы Фаил Камаев котлады. Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов тәбрикнамәсен Федераль казначылыкның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов җиткерде.

Күпмилләтле илебез халыклары арасында Татарстан уллары һәм кызлары батырлыклары белән аеруча дан казандылар. Актаныш төбәге дә андый батырларга бай. Безнең районнан сугышка 21 меңнән артыккеше китә. Без зур горурлык һәм хөрмәт хисләре белән якташларыбыз – Советлар Союзы геройлары – Баян Давлетов, Гатаулла Минаев, Хәсән Заманов, Гомәр Хадыймухаметов, Сергей Фадеевларны, Ватан хакына көрәштә ятып калган 9 меңнән артык райондашларыбызны бүген тагын бер кат искә алдык .

Бүген Актаныш районында 33 Бөек Ватан сугышы ветераны исән-сау.  Алар белән хаклы рәвештә горурланабыз. Җиңүчеләр буынын үзебезгә үрнәк итеп куябыз.

Шунысы аяныч: сугыш ветераннарының саны көннән-көн кими бара. Шуңа күрә кадерле ветераннарыбызны лаеклы тормышта яшәтү, буыннар бәйләнешен ныгыту өчен бар тырышлыгыбызны куярга, соңга калмаска кирәк.

2010 елдан башлап «Бөек Ватан сугышы ветераннарының һәм аларның гаиләләренең торак шартларын яхшырту" турындагы программа нигезендә 419 кеше торак шартларын яхшыртты. Шуның эченнән 121ветеранга үз авылларында яисә Актанышта шәхси йортлар төзелеп бирелде.

Бүгенгесе көндә 2 генә сугышта үлеп калган ветеран гаиләсе чиратта калды, аларның да торак шартларын яхшырту хәл ителер дип ышанабыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100