news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөек Җиңүгә багышланган концертта Артур Исламов «Татар алга» җырын башкарды

Әлеге минутларда Меңьеллык мәйданында Бөек Җиңүгә багышланган концерт программасы бара.

Бөек Җиңүгә багышланган концертта Артур Исламов «Татар алга» җырын башкарды
Гадел Әхмәтҗанов

(Казан, 9 май, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Меңьеллык мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган концертта Татарстанның атказанган артисты Артур Исламов үзенең «Татар алга» җырын башкарды.

«Монда татарлар бармы?» — дип сорады ул җырга керешкәнче.

Бу минутларда Меңьеллык мәйданында сәнгать осталарының, яшьләр төркемнәренең концерт программасы бара. Чарада шулай ук «Поющая Казань» меңләгән хор чыгышы көтелә. Концерт халык караокесы форматында уза.

news_right_1
news_right_2
news_bot