Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Бөек Җиңүгә багышланган ачык дәрес
Бөек Җиңүгә багышланган ачык дәрес
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Екатеринбург, 28 апрель, «Татар-информ», Фәвия Сафиуллина). Екатеринбург шәһәрендә, Татарстанның Уралдагы даими вәкиллеге каршында эшләп килгән татар якшәмбе мәктәбендә Бөек Җиңүнең 60 еллыгына багышланган ачык дәрес уздырылды.
Укытучы Фәнүзә ханым Савченко әйтүенчә, ачык дәрес алдына бик зур максатлар куелган: дәһшәтле сугыш еллары вакыйгаларына күз салу, сугыш чорындагы татар шагыйрьләре һәм язучыларының иҗатын өйрәнү, сугыш һәм тыл ветераннары белән очрашу, ветераннарны тәбрикләү, сугыш чорына кагылышлы Урал төбәге материалларын өйрәнү һәм башкалар.
Дәрес вакытында балалар Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Гадел Кутуй, Фатих Кәрим кебек әдипләребез әсәрләреннән өзекләр укыды. Аларның фронтовик шагыйрьләрне яхшы белүе һәм әзерлек дәрәҗәсе җыелган кунакларны таң калдырырлык булды.
Сугыш бер генә кешене дә, бер генә гаиләне дә читләтеп үтмәгән. Укучыларга өйгә эш итеп ул елларга кагылышлы темага инша язарга бирелгән булган. Унике яшьлек Лиана, сугышта катнашкан бабасы турындагы иншасын укыганда, күз яшьләрен тыя алмады. Шул ук якшәмбе мәктәбендә укып йөрүче, яше инде алтмыштан узган Әминә ханым үзенең сабый чагы хатирәләре турында язылган иншасын укыды. - “Әтиебез сугышка киткәндә, бер шоколад калган иде, - дип сөйләде ул. - Әнкәем: “Әтиегез исән-сау сугыштан әйләнеп кайтсын дип догада торыгыз, балалар, бу шоколадны әтиегез кайткач энең белән икегезгә бүлеп бирермен”, - диде. Әти кайтканын дүрт күзләп биш ел буе көттек. Әллә шушы ризык көтте аны, әллә без сабыйларның догасы кабул булды, исән-сау әйләнеп кайтты әтиебез”.
Ачык дәрескә кунакка сугыш һәм тыл ветераннары да килде. Күкрәгенә бик күп орден-медальләр таккан, чал чәчле булса да, күзләрендә яшәү очкыннары янып торган Мөбарәк ага Гилимов Җиңү бәйрәмен Берлинда каршы алган. Германия башкаласына татар җырын, татар телен алып килдек без, дип сөйләде ул. Кашапов Рәҗәп дигән дус егете гармун уйнап, алар Берлин җирендә “Күбәләгем” җырын җырлаганнар. Шунысы кызык, немец архивларының берсендә бу җыр узган гасырның уникенче еллары тирәсендә, әсир төшкән татарлар тарафыннан җырланган язмада сакланган икән. “Алар бу җырны җиңелүчеләр булып җырлаганнар, ә без җиңүчеләр булып җырладык“, -ди Мөбарәк ага.
Ялындырып тормыйча, бу җырны ачык дәрестә дә бик матур итеп җырлап бирде Мөбарәк ага. Киң сулышлы, тирән моңлы, матур тавышына сокланмый мөмкин түгел иде. “Яшем сиксәннән узса да, йөрәк һаман унсигездә”, - ди ул.
Тумыштан килгән шаян холкы, җыр-моңга гашыйк булуы ярдәм итәме, чынлап та, Мөбарәк агага алтмыштан да артыкны бирү мөмкин түгел. Ул бүгенге көндә Полевской шәһәрендә яши һәм татар җыр ансамблен җитәкли. Өлкәнең төрле шәһәрләрендә чыгыш ясарга йөри алар. Шулай эштә янып яшәү картаерга ирек бирми миңа, ди ул, киң елмаеп.
Бөек Ватан сугышы елларында тылда хезмәт итүчеләргә дә бик авыр туры килгән. Ачык дәрескә туксан яшьлек Сабир бабай Муллагалиев тә чакырылган иде. 47 ел гомерен ул Уралмаш заводы хәрби цехларының берсендә эшләүгә багышлаган. Эшче дип зур хәреф белән әйтерлек намуслы, фидакарь кеше булган ул. Күптән түгел Сабир ага фидакарь хезмәте өчен Россия Президенты Владимир Путинның үзеннән олы рәхмәт белдерелгән хат алган.
Тыл батырлары арасында Салиха апа Камалетдинова да бар иде. Үзенең язмышы турында Салиха апа бик кызыклы итеп сөйләде. Ачлыкны да, хезмәт көне өчен бил бөгүне дә күп күргән Салиха апа чоры кешеләре. Әмма рухлары сынмаган аларның. Салиха апа бик матур итеп сугыш батырларына багышлап язылган шигырьләр сөйләп бирде. Аның алдыннан якшәмбе мәктәбендә укучы Алия исемле кыз чиста татар телендә, бик хисле итеп Гадел Кутуйның “Сагыну” дигән нәсерен укыган иде. Ул Салиха апаның оныгы булып чыкты. Оныгы белән дә бик горурланып сөйләде Салиха апа. Алия алтынчы сыйныфта укый. Француз һәм инглиз телләрен өйрәнә. Әлбәттә инде, татар телендә дә бик яхшы сөйләшә. Рахман мәчетенә гарәп телен өйрәнергә йөри. Алия алты яшеннән намазга баскан.
Якшәмбе мәктәбенә йөрүче балалар сугыш һәм тыл ветераннарын Бөек Җиңү бәйрәме белән тәбрикләп, бүләкләр тапшырды. Аннан соң Зөләйха ханым Сабирова җитәкчелегендәге кызлар вокаль ансамбле чыгыш ясады.
Фәнүзә ханым Савченко оештырган ачык дәрес бик мәгънәле, файдалы һәм дулкынландыргыч булып үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз