news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Бөек Җиңү аурасы” тарихи-документаль күргәзмәсе ачыла

Ул 29 июньгә кадәр эшләячәк

 (Казан, 29 апрель, “Татар-информ”). Бүген көндезге 14.00 дә “Казан”милли-мәдәни үзәгендә “Бөек Җиңү аурасы” тарихи-документаль күргәзмәсе ачыла, ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлана.

Күргәзмәдә хәрби һәм комсомол билетлары, Кызыл Армия кенәгәләре һәм фронт хатлары, солдат медальонннары һәм хәрби бүләкләр, ипи карточкалары,үлем хәбәрләре һ.б. бик күп документлар, музей предметлары урын алган.

Сугыш юлын узган һәм сугыш батырлыкларын документаль рәвештә төшергән рәссамнар — А. Хуторов, А. Мусалов, М. Рәхимов, М. Госманов, Л. Фәттахов, шулай ук, Ә. Мәҗитовның “Регулировщица”, А. Кәримовның “Сталинград ут эчендә”, Н. Биктәшевның “М. Җәлил һәм А. Тиммерманс”, И. Зариповның “Катюша” һ.б. картиналарны күрергә мөмкин була.

Күргәзмә 29 июньгә кадәр эшләячәк, диелә “Казан” милли-мәдәни үзәге матбугат хезмәте хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot