news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Бөек Болгар" фестиваленең приз фонды – 200 мең сум

Акчалата бүләк ун номинация буенча бүленәчәк.

(Казан, 24 июль, "Татар-информ", Юлия Косолапкина). "Бөек Болгар" урта гасыр көрәше фестиваленең приз фонды 200 мең сумны тәшкил итә. Акчалата бүләк ун номинация буенча бүленәчәк. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгында узган матбугат конференциясендә чараны оештыручы Алексей Кокурин җиткерде.

Татарстанның Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов фестивальнең бюджеты якынча 10 миллион сумны тәшкил итә, дип өстәде. Ул берничә чыганактан бүлеп бирелгән.

2016 елда фестивальдә 38 меңнән артык тамашачы булса, быел оештыручылар аларның санын 40 меңнән арттырырга тели. Уңайлы булсын өчен фестиваль кунаклары өчен Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Әлмәт һәм Ульяновскидан автобуслар җибәреләчәк.

Аерым сорау булып фестивальнең куркынычсызлык мәсьәләсе тора. Билгеле булганча, фестиваль территориясендә исерткеч эчемлек сатылмаячак, кергәндә шәхси әйберләр тикшерелеп кертеләчәк. Моннан тыш, тарихи реконструкция булдырылган мәйданчыкта якынча 120 шәхси сак предприятиесе хезмәткәрләре һәм республика Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре эшләячәк. Шулай ук Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәрләре дә кизү торачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100