news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Бөек Болгар" фестивале халыкара статус алды

"Бөек Болгар" урта гасыр сугышы фестивале быел 12-13 августта узачак.

(Казан, 24 июль, "Татар-информ", Юлия Косолапкина). "Бөек Болгар" урта гасыр сугышы фестивале халыкара статус алды. Бу хакта Татарстан Республикасының Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов "Татар-информ"да үткән матбугат очрашуында белдерде.

"Чара бик тиз арада үз статусын киңәйтте. Быел безнең фестиваль кысаларында 5кә 5 форматындаа тарихи урта гасыр көрәше буенча Европа гран-прие узачак. Бу хәл Европа урта гасыр көрәше буенча халыкара ассоциация белән килешү төзегәч булды. Шушы килешү кысаларында бу көннәрдә бишкә биш көрәшче катнашкан турнир узачак. Монда Европа клубларының көчле уенчылары да киләчәк”, – дип билгеләп үтте Сергей Иванов.

Аның сүзләренчә, бу фестивальне оештырып җибәргән мәлләрдә үк халыкара статус алырга теләк булган. Татарстанның Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе ассызыклаганча, быел тарихи реконструкция буенча Европа челтәренә эләгү – зур уңыш.

Исегезгә төшерәбез, "Бөек Болгар" урта гасыр сугышы фестивале быел 12-13 августта Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы территориясендә узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100