Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Бөек Болгар-2017” фестивалендә "Ишегалды сугышлары" үткәреләчәк
Кылыч, балта, алебардалар белән коралланган егерме кеше дошманына каршы аяусыз көрәшә һәм аны җиргә егып салырга тырыша.
(Казан, 5 август, “Татар-информ”). Киләсе шимбә, 12 августта, Урта гасырлар сугышы “Бөек Болгар” халыкара фестивале кысаларында “Ишегалды сугышлары” уза, дип хәбәр итә Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте.
“Ишегалды сугышлары” ул ун кешенең икенче унысына каршы - кылыч, балта, алебардалар белән коралланып, бер-берсен җиргә егарга тырышып, аяк өсте сугышуы. Алышта кайсы як аяк өсте кала, шул җиңүче дип табыла. Хәрәкәт рәвеше һәм ыспайлыгы XIV гасырдан сакланып килә. Командада барысы 18гә кадәр кеше катнаша ала. Алыш Болгарда - Үзәк ристалищеда барачак.
Искәртеп үтик, Урта гасырлар сугышы “Бөек Болгар” халыкара фестивале 12 нче һәм 13 нче августта үтә. Фестивальдә катнашучылар һәм тамашачылар өчен Болгарга - Казан, Ульяновск, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәттән махсус автобус рейслары булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз