news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әбүбәкер хәзрәт Азизов: Ничек килеп чыккандыр, хәзер мин хәтта татарча уйлыйм

Чистайдагы таҗик диаспорасы җитәкчесе Әбүбәкер хәзрәт: "Диннәр төрле булуга карамастан, тыныч һәм килешеп яшәргә кирәк", - дип саный.

(Казан, 27 ноябрь, "Татар-информ"). “Әнәс” мәчете - Чистай каласындагы соклангыч бик матур мәчет. Ул Тубылгытау авылының совет чорындагы танылган комбайнчысы Әнәс Әхмәтҗанов хөрмәтенә аның исеме белән аталган. Шул совет чорында да ул үзенең ике улы – Тәлгат һәм Әсхәтне һәм кызы Бәрияне ислам традицияләрендә тәрбияли алган. Мәчетне дә аның балалары төзеткән. Бу хакта "Татарстан" журналы яза.

Дин йортында китапханә, уку сыйныфлары, видеотрансляция системасы, балалар мәйданчыгы, хәтта үзенең стадионы да бар. Спорт мәйданчыгы мөселманнар өчен генә түгел, бар кеше өчен ачык. “Әнәс” мәчете футбол командасында руслар да, чувашлар да, башка милләт вәкилләре дә бар.

“Әнәс” мәчете имамы Әбүбәкер хәзрәт Азизов - Чистайдагы таҗик диаспорасы җитәкчесе. Ул, диннәр төрле булуга карамастан, тыныч һәм килешеп яшәргә кирәк, дип саный. Телләр төрле булуга карамастан да, ди ул.

“1993 елга кадәр мин Таҗикстанда яшәдем. Әтиемнең анда бик күп татар дуслары бар иде. Мине һәрвакыт бер нәрсә гаҗәпләндерә иде – алар да безнең туган тел булган таҗик телен бик әйбәт беләләр иде. Һәм менә Татарстанга килгәч, мин өч ай эчендә татар телен өйрәндем. Миңа ул җиңел һәм тиз бирелде. Хәзер бу тел ярдәмендә күп кенә үзбәк, кыргыз, казах, уйгыр, төрекмән, төрек һәм башка телләрдәге сүзләрнең мәгънәсен аңлыйм. Хаҗда күп кенә хаҗ кылучыларны җиңел аңлый идем. Бу - бик күңелле.

Минем хатыным - татар кызы. Безнең, Аллаһка шөкер, өч балабыз бар. Алар барысы да татар телен белә. Милләтем буенча таҗик мин. Ничек шулай килеп чыккандыр, хәзер үзем дә җиңел аңлашам, хәтта хәзер уйлавым да татарча минем”, - дип сөйли “Әнәс” мәчете имамы Әбүбәкер хәзрәт Азизов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100