news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азюрка спортчылары киез итекле хоккейда җиңүчеләр булды

Турнирның финал өлешендә Азюрканың «Рәҗәб» һәм «Рамазан» туплы итекле хоккей буенча ике иң көчле команда уйнады.

(Казан, 30 гыйнвар, “Татар-информ”). 2018 елның 28 гыйнварында Мордовия Республикасы Саранск шәһәрендә мөселманнар арасында үткән VII кышкы уеннарда Азюрка спортчылары киез итекле хоккейда беренче урын алган. Бу хакта Россия мөселманнар Диния нәзәрәте сайты хәбәр итте.

Командалар җирле мәхәллә яшьләре һәм Мордовия Республикасының Диния Нәзарәте хезмәткәрләреннән торган. Әлеге ярышлар шунысы белән үзенчәлекле: хоккей уенчылары тимераякта түгел, ә итектә йөгерде.
Бу ярыш 2012 елдан бирле, җиденче тапкыр үткәрелә. Чараны гамәлгә ашыручы - Мордовия Республикасының Диния Нәзарәте.

Гадәттә әлеге чара гыйнварның 1-3 кадәр үткәрелә иде, ләкин һава торышы тотрыксыз булу сәбәпле быел ярыш күчерелде. Иртәнге якта суык булса да, ярышка уенчылар һәм җанатарлар республиканың якын һәм хәтта ерак районнарыннан җыелган. Әлеге уенда 16 команда көч сынашырга гариза биргән.

Турнирның беренче уеныннан ук командалар матур һәм һөҗүмнәргә бай уен күрсәткән, ә җанатарлар аларга дәрт биреп алга этәргән, дип яза сайт. Азан тавышы белән тәнәфес игълан ителеп, чараның катнашучылары һәм килгән кунаклар өйлә намазына юнәлгән.

Турнирның финал өлешендә Азюрканың «Рәҗәб» һәм «Рамазан» туплы итекле хоккей буенча ике иң көчле команда уйнады.

4:3 исәбе белән ярышның җиңүчесе «Рәҗәб» командасы булды. Шунысын әйтергә кирәк, «Рәҗәб» командасы һәр елны бу чараның призлы урынын яулый, ә 2013 һәм 2017 елларда шулай ук алар җиңү яулаган.
Икенче һәм өченче урыннарны Азюрканың «Рамазан» һәм «Тәүбә» командалары яулады.

Ярышның төп хөкемдары, мөфтинең спорт буенча урынбасары Рәшит Әбдрәшитов сүзләренчә, барлык командалар күркәм уен күрсәтте. Хоккей – үзе бик дорфа уен булуына карамастан, ярыш дустанә һәм кардәшләрчә узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100