news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азюрка мәктәбендәге яулык бәйләүгә кагылышлы гаугага КФУдагы фәнни утырышта бәя бирелде

Мордва дәүләт университеты доценты Марат Сәлимов әйтүенчә, радикализм булмаган җирдә радикализм эзләргә кирәкми.

(Казан, 10 ноябрь, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Бүген КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтында VII Халыкара “Күп мәдәниятле дөньяда ислам” фәнни форумы кысаларында “Мөселман җыены торышы мониторингы: Россия субъектларында ислам радикализмы” дип исемләнгән түгәрәк өстәл утырышы узды. Әлеге форумда “Татар-информ” хәбәрчесе дә катнашты.

“Мөселман җыены торышы мониторингы: Россия субъектларында ислам радикализмы” дип исемләнгән түгәрәк өстәлнең модераторы – тарих фәннәре доценты, профессор – Айдар Хәбетдинов иде.

Оренбургтан килгән тарих фәннәре кандидаты Денис Денисов сүзләренчә, соңгы арада социаль челтәрләрдә экстремистик төркемнәр арткан. “Быелның уңай күренеше буларак балалар, яшьләр белән актив эшләү нәтиҗәсе булды. Җәй айларында ислам нигезләре курслары үткәрелде, катнашучыларның саны да киңәйде. Шулай ук дини экстремизм хәвефе дә саклана, ул дөньяның глобальләшүе һәм халыкара террорлык челтәрләре үсешенең йогынтысы белән бәйле. Интернетта экстремистик идеяләрне пропагандалаучы сәер төркемнәр киң таралган”, - дип ассызыклады ул.

Мордва дәүләт университеты доценты Марат Сәлимов узган елда Мордовиянең Ромодан районы Азюрка (Белозерье) авылы мәктәбендәге укытучы хатын-кызларга яулык бәйләүне тыйган низаг турында сөйләп үтте: “Бу мәсьәләдә бик дорфа кыландылар. Авылга бер рус хатынын чакырдылар, ул декабрь ае ахырында укытучыларга яулык бәйләп йөрү тыела дигән канун чыгарды. Әлеге конфликт бөтен Мордовия Республикасына таралды. Моңа карата күп фикерләр әйтелде, шулар арасыннан Чечня Республикасының башлыгы – Рамзан Кадыровның сүзләре аерымачык яңгырады: “Мин Россия өчен кан түктем, минем кызым яулыктан йөргән һәм йөрәячәк тә!”. Әмма конфликт “тупик”ка килеп терәлде. Укытучыларны дүрт адвокат якларга алынгач (Чечнядан, Сарытаудан, Мордовиядән һәм Татарстаннан), Мордовия җитәкчеләре үз гаебен таныды. Укытучылар мәктәптә элеккечә укытуларын дәвам итте. Нәтиҗә буларак шуны әйтәсем килә: радикализм булмаган җирдә радикализм эзләү кирәкми”, - диде ул.

“Күпмәдәниятле дөньяда Ислам” Халыкара конференциясе 8-11 ноябрь көннәрендә уздырыла. Конференцияне Казан (Идел буе) федераль университеты, Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институты, Татарстан Фәннәр академиясенең ислам тикшеренүләр үзәге, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Болгар ислам академиясе, Россия ислам институты, Мәскәү ислам институты оештыра.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100