news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азюрка мәктәбе гадәти режимда, укытучылар эштә – Мордовиянең мәгариф министры урынбасары

Галина Явкина Азюрка мәктәбендәге бер укытучының да эштән җибәрелмәгәнен әйтте.

(Казан, 9 гыйнвар, “Татар-информ”, Венера Вәлиева). Мордовиянең Ромодан районы Азюрка авылы (Белозерье) мәктәбендә бер укытучы да эшеннән китәргә мәҗбүр ителмәгән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Мордовия Республикасы мәгариф министры урынбасары Галина Явкина белдерде. 

Узган ел декабрь азагында авыл укытучыларының мөселманча яулык бәйләвенә бәйле рәвештә хакимият дәрәҗәсендә низаг чыккан иде. 2016 елның декаберендә мәктәптә республиканың Мәгариф министрлыгыннан һәм район хакимиятеннән комиссия булып киткән. Укытучылар белән очрашу вакытында Мордовиянең мәгариф министры вәкилләре, (укытучылар әйтүенчә, шул исәптән Галина Явкина да) укытучы хатын-кызларга яулыкларын салырга кушкан яисә алар эштән азат ителәчәген әйткән.

Бүген Галина Явкина “Татар-информ” хәбәрчесенә Азюрка мәктәбе балаларның кышкы каникулларыннан соң барлык укытучыларның да эшкә чыгуын, мәктәптә гадәти режимда эш баруын әйтте. "Укытучылар хиҗаб киеп чыкканмы?" – дигән сорауга министр урынбасары: "Бездә хиҗаб юк, башка яулык бәйләү бар”, – дип җавап биреп, телефон трубкасын куйды.

Ромодан районы хакимиятенең мәгариф бүлеге җитәкчесе Юлия Николина һәм Азюрка мәктәбе директоры Вера Липатова мәктәптә яулык бәйләү тирәсендә туган вазгыятькә аңлатма бирүдән баш тартты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100