news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азюрка авылында спорт традицияләрен үстерү буенча традицион республика ярышлары узды

Азюрка авылында спорт традицияләрен үстерү буенча традицион республика ярышлары узды
Фото: © https://tatar-congress.org/

Мордовия Республикасы Азюрка авылының матур почмагында татарларның дини традицияләрен, милли мәдәниятен белү һәм спорт традицияләрен үстерү буенча традицион республика ярышлары узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ачылу тантанасында Мордовия Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Раил хәзрәт Асаинов әлеге чараның мөһимлеген билгеләп үтте. Ул шулай ук халкыбызның бердәмлеген, бүген булган тынычлыкны һәм иминлекне кадерләргә кирәклеген әйтте.

Ачылу тантанасында шулай ук UFC танылган көрәшчесе, Азюрка авылында туган Ринат Фәхретдинов катнашты.

Фото: © https://tatar-congress.org/

Спорт өлешен йөгерү эстафетасы ачты. Җанатарлар зур ажиотаж белән аркан тарту буенча ярышларны күзәтте. Азюрка җәмгыятьләре оештырган догадан соң һәм төшке аштан соң спорт ярышлары дәвам итте. Ярышларның иң матур бизәге булып торган татар халкының милли спорт төре – көрәшне, җанатарлар аерым зур шатлык белән каршы алды. Барлык катнашучылар яхшы нәтиҗәләр күрсәтте, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100