news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азык әзерләү буенча без инде 20-25 көнгә соңга калдык – Алмаз Хисаметдинов

Июль-август айларында һава торышы яхшы булса, без узган елдагы кадәр азык әзерли алырбыз дип ышанам, ди баш ветеринар.

Азык әзерләү буенча без инде 20-25 көнгә соңга калдык – Алмаз Хисаметдинов
Салават Камалетдинов

(Əтнә, 8 июнь, "Татар-информ", Лилия Локманова). "Терлек азыгы әзерләү кампаниясе быел җиңел генә түгел. Һава шартлары, башка елдагыга караганда, үзгә. Шуңа да азык әзерләү белән бераз сонгарак калдык" , – диде бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов Əтнәдә узган мал табиблары җыеныннан соң.

"Үлән бик начар, бик кыска, әмма без аны чаба башларга тиеш, чөнки икенче кат чабу сонга калачак. Ветеринария хезмәте азыкның сыйфатын контрольдә тоту белән шөгыльләнә. Безгә иң беренче азыкны базларда тыгызлануын контрольгә алырга, икенчесе –югары сыйфатлы консервантлар белән эшләргә кирәк. Шушы шартларны үтәмәгәндә, без югары сыйфатлы азык әзерли алмаячакбыз", – дигән фикердә Алмаз Хисаметдинов.

"Азык әзерләү буенча без 20-25 көнгә соңга калдык инде. Шуңа да карамастан, азык әзерләүгә керешергә тиешбез. Июль-август айларында һава торышы яхшы булса, без узган елдагы кадәр азык әзрели алырбыз дип ышанам", – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100