Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Азык-төлеккә өстәмә кыйммәткә салымны киметү турындагы закон проекты Думага тапшырылачак
Дәүләт Думасы депутатлары парламент палатасына азык-төлек продуктларына өстәмә кыйммәткә салымны 10 проценттан 5 процентка кадәр киметүне күздә тоткан закон проектын тапшыруга әзерли. Инициативаның авторы - «Гадел Россия - Дөреслек өчен» партиясе лидеры һәм Дума фракциясе башлыгы Сергей Миронов. Документ РИА Новости агентлыгы карамагында бар.
Өстәмә кыйммәткә салымны киметү ит, сөт, йомырка, ярмалар, икмәк-күмәч әйберләре, балалар ризыгы, яшелчә, җиләк-җимеш, диңгез продуктлары һәм башка азык-төлек товарларына кагылачак.
Сергей Миронов РИА Новости агентлыгына биргән интервьюсында соңгы елларда Россиядә «бәяләрнең сәламәт булмаган үсеше» күзәтелүен билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, Росстатның рәсми мәгълүматларында 2024 елда инфляциянең 10 проценттан кимрәк булуы күренә, әмма бу статистика эшләрнең реаль торышын чагылдырмый, чөнки азык-төлек инфляциясе бар, һәм аның бәяләре «үз тормышы белән яши».
Миронов билгеләп үткәнчә, өстәмә кыйммәткә салым – турыдан-туры булмаган салым ул. Әлеге салым товарның ваклап сату бәясенә кертелә һәм, беренче чиратта, аны кулланучылар түли.
«Димәк, салымның югары булуы - бәяләрнең артуына, ә өстәмә кыйммәткә салымны киметү аның төшүенә китерә, һәм белүебезчә, азык-төлек товарларының төп исемлеге буенча салымны 10 проценттан 5 процентка кадәр киметү азык-төлек бәяләренең арзанаюына ирешергә мөмкинлек бирәчәк», - дип искәртте партия лидеры.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз