news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азык-төлек саналмаган спиртлы продукцияне сатуны тыю тагын 60 көнгә озайтыла

Төбәк хакимиятләре декабрь ахырында кертелгән тыюны хуплаган һәм аның бизнеска начар йогынтысы булмавын искәрткән.

(Мәскәү, 25 гыйнвар, “Татар-информ”). Россия Федерациясендә азык-төлек булмаган спиртлы продукцияне сатуны тыю тагын 60 көнгә озайтыла, дип белдерә Роспотребнадзор матбугат хезмәте. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Идарә тармагы китергән мәгълүматларга караганда, 26 декабрь көнне чыккан 30 көнлек тыю тәкъдиме төбәк хакимиятләре тарафыннан хупланган. Бу гамәл легаль һәм намуслы бизнеска начар йогынты ясамаган. 

“Шуның белән бәйле Роспотребнадзор азык-төлек булмаган спиртлы продукциянең аерым төрләрен сатуга тыюны тагын 60 көнгә озайту турында тәкъдим эшләгән. Ул Россия Федерациясе хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев тарафыннан хупланган", - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Шулай ук Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча, алдан билгеләнгән 30 көнлек тыю нәтиҗәсендә агулану очраклары 33 процентка һәм яңа ел бәйрәмнәре вакытында үлүчеләр саны 65 процентка кимегән.

Белешмә өчен: Азык-төлек булмаган спиртлы продукцияне сатуны тыю, беренче тапкыр, Иркусткта “Боярышник” исемле юыну өчен ясалган сыеклыкны эчеп, бик күп кеше агуланганнан соң кертелә.

Өлкә Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, 123 кеше “Боярышник”та булган метил спиртын эчеп агуланган. Шуларның 76сы вафат булган.

Бу очрак буенча Иркутскта җинаять эше кузгалытлган. 22 кеше кулга алынган. Шуларның сигезе иректән мәхрүм ителгән, суд карары буенча тугызына өеннән чыгу, ә бишесенә төбәктән читкә китү тыелган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100