news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азык-төлек берлекләре «Платон»га бәяләр артуны туктатуны сорый

Җитештерүчеләр гаделсез көндәшлектән һәм азык-төлеккә бәяләрнең 3—10 процентка артуыннан сагаялар.

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). “Русбренд», «Руспродсоюз», Илкүләм сөт җитештерүчеләре берлеге һәм Илкүләм  ит ассоциациясе вице-премьер Аркадий Дворковичка «Платон»га тарифлар арттыруны туктату мәсьәләсе белән мөрәҗәгать иткәннәр.

Җитештерүчеләр гаделсез көндәшлектән һәм азык-төлеккә бәяләрнең 3—10 процентка артуыннан сагаялар. Алар «Платон» системасында транспорт чараларының җитәрлек күләмдә теркәлмәгән булуын җиткерәләр. Шунлыктан, йөк ташучыларның бер өлеше түләүдән кача һәм бу гаделсез көндәшлеккә китерә. Ә тарифны үзгәртү шулай ук азык-төлеккә бәяләрнең 3—10 процентка артуына китерергә мөмкин, дип китерә җитештерүчеләр фикерен «Коммерсант» .

Алданрак, 2 ноябрьдә, РФ Транспорт министрлыгы Хөкүмәт карарының «Платон»га тарифлар арттыру буенча проектын эшли башлаган иде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot