Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Азык-төлек базарында барлык катнашучылар өчен тигез кагыйдәләр тәэмин ителергә тиеш, дип саный ТР Президенты
Хөкүмәт йортында агросәнәгать комплексы предприятиеләре продукциясен эчке һәм тышкы базарларга чыгаруга багышланган Икътисади советы утырышы узды
(Казан, 5 декабрь, "Татар-информ"). Татарстан җитәкчелеге җирле азык-төлек продуктлары һәм авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрне яклау өчен базар кагыйдәләрен чикләрлек чаралар күрергә җыенмый, әмма ул азык-төлек базарында барлык катнашучылар өчен тигез кагыйдәләр тәэмин итүгә омтылачак. Бүген бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында уздырылган «Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексы предприятиеләре продукциясен эчке һәм тышкы базарларга чыгару турында» Татарстанның икътисади советы утырышында хәбәр итте.
Чыгышында Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстан тулысынча үзен үзе җитештергән төп продуктлар белән тәэмин итә. Ит белән тәэмин ителеш – 113 процент, сөт белән – 127 процент, йомырка белән – 154 процент, бәрәңге белән – 261 процент. Татарстанда азык-төлек сәнәгатендә 1000ләп предприятие бар, аларның йөкләнеше җитәрлек түгел, ә күбесенең продукциясе сыйфаты буенча көндәшлеккә бирешә.
«Без үз базарларыбызны үзебез югалтып барабыз, моңа мисаллар күп китереп булыр иде, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Без терлек һәм кош-корт баш исәбе буенча илдә 4 нче урында торабыз, ә ит продукциясе һәм ит җитештерү буенча - 13 нче урында гына». Шулай ук Татарстан сөт савып алу буенча алда бара, ә сөт продукциясе җитештерү буенча 4 нче урында тора. Республикада куертылган сөт җитештерелми диярлек. Көн саен республикадан 500-800 тонна сөт читкә чыгарыла, ә әзер продукция кертелә. Шикәр чөгендере җитештерү буенча Татарстан - 7 нче урында. Республикада 3 шикәр заводы эшли, әмма рафинадланган шикәр җитештерелми.
«Татарстан башлангыч чимал белән тулысынча тәэмин ителгән, әмма макарон эшләнмәләренең 78 проценты, җиләк-җимеш сокларының, консервланган яшелчәләрнең 90 проценты читтән кертелә, - диде Рөстәм Миңнеханов. Моннан тыш, Татарстан чит илләр технологияләренә, машиналарына, җайланмаларына, селекция казанышларына бик бәйле. - Без шикәр чөгендере, көнбагыш, кукуруз орлыгының төп өлешен читтән кертәбез», - диде Татарстан Президенты.
«Шуңа бәйле рәвештә, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, эшкәртүчеләр һәм сәүдә итүчеләр үз гамәлләрен бер-берсе белән килештерергә, булган инвестиция чыганакларын билгеләргә, яңадан җиһазландыру буенча “юл картасы” булдырырга тиеш», - дип юнәлеш бирде Рөстәм Миңнеханов. Шул ук вакытта, аның сүзләренчә, Татарстанда уңай күренешләр дә бар, мәсәлән, җиләк-җимеш кластеры булдыру.
Казандагы Агросәнәгать паркы, аның фикеренчә, әйбәт проект, әмма аны үстерергә кирәк. «Ул сәүдә үзәге генә булырга тиеш түгел, ул авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм күрсәтүче реаль алым, реаль урын булырга, алар анда үз продукциясен сата алырга тиеш», - диде Р.Миңнеханов. Ул республика продукциясенең федераль сәүдә челтәрләренә аз чыгарылуын әйтеп үтте. Моның өчен, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, продукция сыйфатын арттырырга кирәк. «Безгә сыйфаты әйбәт булган һәм яхшы итеп төргәкләнгән, көндәшлеккә сәләтле бәядә булган продукт кирәк. Ә без тиешле проектларга ярдәм күрсәтәчәкбез», дип ышандыра Президент.
Ниһаять, Рөстәм Миңнеханов продукцияне фальсификацияләү белән көрәш эшен көчәйтергә өндәде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов чыгышында быел агросәнәгать комплексының тулаем төбәк продукты 188 миллиард сумнан да ким булмаячак, бу былтыргыдан 2,8 процентка артыграк, дип белдерде. Республикадан читкә ел саен 20 миллиард сумнан артык күләмдә авыл хуҗалыгы продукциясе чыгарыла. Шул ук вакытта 2013 елда продуктлар буенча берәмләп сату күләме 300 миллиард сум тәшкил итте, ягъни Татарстан продуктларына әлеге сумманың яртысы гына туры килде. «Бу бик зур өлеш һәм безгә аны үз продукциябезгә алыштырырга кирәк», - дип белдерде Марат Әхмәтов.
«Продукциянең төп төрләре белән республика тәэмин итсә дә, без шуның хәтле ук читтән кертәбез», - диде министр. Производствоны арттыру өчен мөмкинлек бар. Татарстанда эре казылык производстволарының яртысына якыны эшләмичә тора, куертылган сөт җитештерелми, ә бит Татарстанда сөт тә, шикәр дә бар.
Бу эшләнеп бетмәүнең ике сәбәбе бар – агрессив маркетинг сәясәте булмау һәм продукциянең түбән сыйфаты. Шуңа күрә министрлык производство көчен 80 процентка кадәр җиткерү, җитештерүне модернизацияләүнең “юл картасын” булдыру, үз продукциябезне активрак алга этәрү заруриятен күтәрә.
Утырыш барышында берничә агросәнәгать һәм эшкәртү тармагының эре компанияләре җитәкчеләре чыгыш ясады. “Просто молоко” идарәче компания” ҖЧҖ генераль директоры Марат Моратов докладында федераль җитештерүчеләр һәм сәүдә челтәрләре ягыннан намуссыз көндәшлек барлыгы турында әйтте һәм Татарстаннан табигый сөтне читкә чыгаруны чикләргә өндәде: аны республикада эшкәртергә кирәк.
Әмма Рөстәм Миңнеханов әлеге тәкъдимне хупламады. «Мин чикәүләр яклы түгел. Кеше сөт җитештергән һәм сата алган икән – бу болай да әйбәт, - дип саный ТР Президенты. – Без “базарчылар”, тыюлар кертеп без уңышка ирешә алмыйбыз. Без ачык һәм көндәшлеккә сәләтле булырга тиешбез, ләкин базар мөнәсәбәтләрен тыярга ярамый. Бөтенесенә дә тигез, аңлаешлы, ачык кагыйдәләр булырга тиеш».
Федераль сәүдә челтәрләренә альтернатива буларак Рөстәм Миңнеханов якын тирәдә урнашкан кибетләр ачарга, шәһәрләрдә авыл хуҗалыгы продукциясен арттырырга тәкъдим итте.
Икътисади совет утырышына йомгак ясап, Татарстан Президенты профильле министрлыклар һәм ведомстволарга “Сәүдә турында”гы федераль законга өстәмәләрне эшләүдә эшендә актив катнашырга, сәүдә челтәрләре белән элемтәләрне ныгытырга, Татарстан сөтен читкә сатуга ачыклык кертергә йөкләде.
Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз