news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Азрак тукланырга” кушкан депутат дипломыннан мәхрүм ителгән

Мондый карар чыгаруның сәбәбе – Гаффнерның беренче югары белем дипломы булмавы.

(Казан, 27 февраль, “Татар-информ”). Свердловск өлкәсе суды төбәкнең закон чыгару җыены депутаты Илья Гаффнерны дипломыннан мәхрүм итү турында карар чыгарган, дип белдергән өлкә прокуратурасы. Бу хакта "РИА “Новости” яза.

Екатеринбург депутаты Гаффнерның исеме җәмгыятьтә 2015 елның гыйнварында, ул "Бердәм Россия" партиясеннән "Народный контроль" проектында катнашкан вакытта танылган. Рейд вакытында шәһәр халкы депутатка иң кирәкле азык-төлек бәяләренең кинәт күтәрелүенә зарланган. Очрашуда ашамлыкларга бәя арту турында сүз алып барганда, депутат, россиялеләргә акча җитмәсә, "үз сәламәтлегең хакында кайгыртырга, мәсәлән, азрак ашарга кирәк" дигән фикер җиткергән.

Исегезгә төшерәбез, 2016 елның сентябрендә Екатеринбургның Верх-Исет район суды Гаффнерның Урал-Себер бизнес институтында өстәмә белем алуы турында дипломын чын түгел дип таныган иде. Суд киләчәктә гамәлдән чыгару таләбе белән, документны кире уку йортына кайтарырга кушкан. Прокуратура мәгълүматларына караганда, мондый карар кылуның сәбәбе, Гаффнерның беренче югары белем алуы турында дипломы булмавы. "Свердловск өлкә судының гражданлык эшләре буенча суд коллегиясе беренче инстанция судының карарын үзгәрешсез калдырды, җавапчы вәкиленең аппеляция шикаятен канәгатьләндермәде. Суд акты закон көченә керде", ─ дип хәбәр иткән прокуратура.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100