news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайның ЗАГС бүлегендә Гаилә көнен билгеләп уздылар

Өлкән яшьтәге парларны хөрмәтләделәр.

(Азнакай, 15 май, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Гаилә көне уңаеннан Азнакай ЗАГС бүлегендә үткәрелгән кичәдә алты дистә ел бергә тату гомер кичергән Зинаида һәм Васмилий Рыбалко, Надежда һәм Анатолий Жигаловлар, 55 ел бер җан булып яшәүче Саҗидә һәм Әхәт Гыймаевлар, алтын туйларына җиткән Миннекамал һәм Фәндәс Вәлиулиннарны да хөрмәтләделәр, дип хәбәр итә район газетасы.

Суга баткан чагында Василий Зинаиданы күреп алып, коткармаган булса, аларның тормышы бүген бөтенләй башкача булыр иде.

– Стәрле елгасында батырлык шундый тирән урыннар да бар идеме? – дигән соравыма, Зинаида Леонидовна серле елмаеп:

– Теләсәң табып була, – дип куйды.

Рыбалколар язмыш очраштырганга кәнәгать. Василий Степанович – Свердловск, Зинаида Леонидовна Куйбышев якларыннан 16-17 яшьлек чакларында туганнары янына кунакка килгән җирдән төпләнеп калалар Азнакайда. Икесе дә нефть тармагында хезмәт куялар. Зинаида сөйгәнен ике ел армиядән дә көтеп ала. Алар өч ул тәрбияләп үстерәләр, барысы да нефтьчеләр династиясен дәвам итәләр. Кызганычка каршы, берсенең гомере иртәрәк өзелә.

Акыллы, тырыш, тормышны алдан ерып баручы булып чыга Зинаидасы.

– Гаиләнең ныклыгы нидән тора? – дип кызыксынам бриллиант туйларын билгеләп үтүче пардан.

– Түземлелек, түземлелек, түземлелек, – ди хуҗабикә үз ягына ишарәләп.

Һәрберсенең язмышы үзенчәлекле булса да, кылган эш-гамәлләре уртак: шәһәребезне төзегәннәр, үзләре кебек тәүфыйклы уллар, кызлар тәрбияләп үстергәннәр.
Аларны район башкарма комитетының эшләр белән идарә итүчесе Руслан Дәүләтшин, хезмәт коллективларыннан профсоюз, ветераннар советлары җитәкчеләре, балалары тәбрикләделәр.

Бүгенге мул тормышлары бер кашык белән коштабактан башланып, иңне-иңгә куеп, бөртекләп төзелгәнгә, алар аның кадерен беләләр.

Гаилә бәхетен һәркем үзенчә кузаллый. Әхәт ага өчен ул – янында аш-суга уңган, сабыр, кайгыртучан җәмәгате булуда.

– "Әхәтемнең тамагы тук", – дип кайнанам да риза-бәхил булып китте, – ди Саҗидә апа.

Кайсысыннан гына сорама, иң беренче чиратта, бер-береңә юл куя, бер-береңне кичерә белергә кирәк, диде парлар. Әнә шулай аңлашып яшәгәндә генә яшьлек мәхәббәте сүрелмичә, гомер көзләрен матур итеп каршылап буладыр ул, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100