news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайның "Юлдаш” ансамбле оешканга быел 14 ел

“Юлдаш” ансамбле оешканга быел 14 ел булды.

 (Азнакай, 22 июнь, “Татар-информ”, “Маяк”, Лиза Нурлыева).Сәхнәдә малайлар җырлый. Бөтен залны тутырып моң агыла. Алар җырлап бетерүгә зал алкышларга күмелә. Менә шулай яратып кабул итә юлдашлыларның чыгышын тамашачы. Егетләрдән генә торган ансамбль, гомумән, сәхнәдә сирәк күренеш. “Юлдаш” ансамбле оешканга быел 14 ел булды. Коллектив әгъзалары – Азнакай сәнгать мәктәбенең халык уен кораллары, хор һәр оркестр бүлегенә йөрүчеләр, күбесе 7 һәм 8 сыйныфларда укый, дип яза район газетасы.

Бу иҗат төркем район, шәһәр һәм мәктәпләрдә үтә торган барлык чараларда катнашып, һәрбер концертның бизәге булып тора. Шушы 14 ел эчендә нинди генә шәһәрләрнең сәхнәләрендә чыгыш ясамадылар, халыкара, гомумроссия, республика һәм төбәкара конкурслар лауреатлары булдылар.

– Ир балаларны иҗатка тарту җиңел түгел, моңа ничек ирештегез? – дип сорыйм җитәкчеләре – Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре Фирдәвес Әхмәтгалиевадан.
– Сәләтле малайларны бергә җыеп, ансамбль төзү күптәнге хыялым иде, – ди ул. – Сүз дә юк, алар белән эшләүнең үз үзенчелекләре бар. Балаларның тавышларын “куеп”, эшли генә башлыйсың, кисәк үсеп китәләр дә, тавышларының тембры да үзгәрә. Һәрберсе белән аерым эшләргә кирәк. Репертуарны бергәләп төзибез. Җырлар тамашачыга ошасын өчен тырышабыз.

“Юлдаш”ның иҗади уңышларына сокланмый мөмкин түгел: Сочи шәһәрендә узган “Черноморский олимп” халыкара фестивалендә III дәрәҗә лауреат (2016 ел), Казан шәһәрендә уздырылган Бөтенроссия “Бәллүр йолдызчыклар “ фестиваль-конкурсында I дәрәҗә лаурет (2015 ел), шулай ук Сочи шәһәрендә уздырылган “Город счастья” Бөтенроссия фестиваль-конкурсында II дәрәҗә лауреат (2016 ел), Баулы шәһәрендә “Созвездие – Йолдызлык” республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона турында I дәрәҗә лауреат, Казанда фестивальнең супер финалында III дәрәҗә лауреат (2017 ел) исеменә лаек булдылар. “Рухият” фонды оештырган “Сандугач сайрар илем” балалар иҗатының төбәкара фестивалендә күп тапкырлар лауреат исемнәре яуладылар. 2014 - 2015 уку елында сәнгать дөньясында бирелә торган иң зур бүләккә – “гран при”га лаек булдылар. Р.Ваһапов исемендәге татар җыры фестивалендә II дәрәҗә лауреат исемен алып кайттылар.

– Конкурс бик катлаулы, – ди Фирдәвес Миргасим кызы. Анда баштагы елларда профессиональ гына катнашты, 2015 елдан гына музыкаль белеме булмаганнарны да тарта башладылар. Шул елдан башлап ансамбль белән аңа ныклап әзерләнергә керештек. Конкурс 3 турдан тора. Һәрбер турда татар халык җыры һәм композитор әсәре башкарылырга тиеш. Без икенче турда Р. Ваһапов репертуарыннан борынгы, 20 елларда яңгыраган “Аккош йөзә, дәрья гизә” татар халык җырын заманчалатып башкардык. Ике турда да җиңдек, өченчесе дә безгә уңыш алып килде – II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдык. Ансамблебезгә йөргән егетләр хәзер илнең төрле почмакларында, чит илләрдә булсалар да, бер-берсе белән аралашып торалар. Әйтик, Салават Шәфыйков Оренбург өлкә сәнгать институтының III курс, Булат Закиров Казан шәһәренең Әүһәдиев исемендәге музыкаль көллиятенең IV курс студентлары, татар моңы һәм башка күп конкурслар лауреатлары булган Айгиз Гыйззәтуллин, Радмир Хаҗигалиев, Айдар Хәсәншин төрле югары уку йортларында белем алалар һәм беренче курстан башлап төрле иҗади бәйгеләрдә һәм концертларда солист буларак катнашып киләләр. Ансамбльдә бер гаиләгә әверелгән дуслык шулай дәвам итә.

Фирдәвес Әхмәтгалиеваның хезмәт биографиясенең соңгы 35 елы Азнакай сәнгать мәктәбе белән бәйле. Ул хор җитәкчесе булганда да мәктәп укучылары смотр-конкурсларда лауреат исемен алып килделәр. Бүгенге көндәге “Юлдаш”ы иҗат юлында әнә шулай яңадан-яңа үрләр яулый, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100