news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайның яшь техниклары белгечләрне дә шаккатырды

Әлеге проектлар апрель азагында Мәдәният йортында узачак "Яшь гений" балалар техник иҗат фестивалендә катнашачак.

(Азнакай, 30 март, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Азнакайның яшь техниклары белгечләрне дә шаккатырды. Азнакайда балаларны техник иҗатка тартуга зур игътибар бирелә. Әледән-әле уздырылып торган төрле бәйгеләрдә алар осталыкларын чарлыйлар, тәҗрибә туплыйлар, дип яза районның "Маяк" газетасы.

Менә тагын чираттагы сынау – Азнакай “Нефтемаш” заводында яшь техниклар иҗади проектларын якладылар.

Комиссия составындагы завод белгечләре Азнакай Балалар иҗат үзәге, 4 нче лицей, Азнакайның 1, 2, 3, 8 нче, Актүбәнең 2 нче, Кәкре Елга, Тымытык, Сарлы, Җиңү бистәсе мәктәпләреннән кергән 15 эшкә бәя бирделәр. Аларны проектларның төрлелеге чын-чынлап гаҗәпләндерде. Электромассажер, кечкенә роликлы калай бөккеч, арматура бөгү өчен кул станогы, эретеп ябыштыру аппараты, өй һавасын дымлаткыч, өч тәгәрмәчле велосипед-вездеход, куллар өчен электрокиптергеч, һава компрессоры һәм башка бик күп кызыклы, хуҗалыкта файдалы әйберләр ясаганнар укучылар.

Әлеге проектлар апрель азагында Мәдәният йортында узачак “Яшь гений” балалар техник иҗат фестивалендә катнашачак, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100