Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайның яшь талантлары Сочидан җиңү белән кайттылар
Барлык конкурсантлар да Мәскәүдә узачак финалга чакырылды.
(Азнакай, 30 июнь, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Сочида узган “Роза ветров” халыкара конкурсыннан азнакайлылар зур җиңүләр белән кайттылар, дип хәбәр итә район газетасы.
«Скрипка” номинациясендә Азнакай балалар сәнгать мәктәбенең “Violinki” скрипкачылар ансамбле – беренче дәрәҗә, солистлар Мәдинә Исламова, Элина Вәлиәхмәтова, Камилла Баймурзина – икенче дәрәҗә (укыытучылары Лилия Тимирова), ә Эллария Тимирова өченче дәрәҗә лауреат (укытучысы Наилә Шәрифуллина) исемен яуладылар. Концертмейстер Алия Солтановага осталык өчен Диплом, Лилия Тимировага балалар иҗатын үстерүгә керткән лаеклы өлеше өчен Рәхмәт хаты тапшырылды.
Шулай ук Актүбә балалар сәнгать мәктәбенең Галия Абдуллина сыйныфында укучылар Тимур Исмәгыйлов һәм Зөхрә Нуретдинова да фортепианода уйнауның югары осталыгын күрсәтеп, призлы урыннар алдылар.
Барлык конкурсантлар да Мәскәүдә узачак финалга чакырылды, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз