news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайның яшь талантлары Сочидан Гран-при яулап кайткан

"Черноморский олимп" халыкара фестиваль-конкурсында катнашып, Азнакайның "Бәхет" ансамбле һәм Камил Мөбарәкшин Гран-при яулаган.

(Азнакай, 28 ноябрь, “Татар-информ”, "Маяк") Татарстанның Азнакай балалар сәнгать мәктәбе "Бәхет" һәм "Юлдаш" вокаль ансамбльләре, һәм яшь баянчы Камил Мөбарәкшин “Город счастья” Бөтенроссия һәм “Черноморский олимп” халыкара фестиваль-конкурсларда катнашып, зур уңышка ирешеп кайттылар, дип хәбәр итә Азнакайның "Маяк" район газетасы.

Татарстан, Әстерхан, Ленинград, Мәскәү өлкәләре, Алтай һәм Краснодар крае, Ханты-Манси автоном округы, Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи шәһәрләреннән җыелган яшь музыкантлар арасыннан беренче конкурста Камил Мөбарәкшин һәм "Бәхет" вокаль ансамбле – I дәрәҗә, "Юлдаш" вокаль ансамбле II дәрәҗә лауреат булдылар.

Халыкара конкурста “Бәхет” ансамбле һәм Камил Мөбарәкшин Гран-при яулады. Ә солистлар Азамат Миргалиев, Әминә Рәхимова Сочидан – I дәрәҗә, Алсу Кәлимуллина, Азамат Рәхимов – II дәрәҗә, Элина Нәбиуллина III дәрәҗә лауреат булып кайттылар. "Юлдаш" вокаль ансамбле кече составта чыгыш ясап, шулай ук III дәрәҗә лауреат исемен алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100