news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайның яшь рәссамы сәяхәткә юллама белән бүләкләнде

Азнакай балалар сәнгать мәктәбе укучысы Әнәс Сабиров призлы урынга лаек булды.

(Азнакай, 5 май, "Татар-информ", "Маяк", Резеда Шәрипова). ​​​​​​​Алабуга шәһәрендә “Мин Шишкин кебек ясыйм” дигән XV Республика яшь рәссамнар конкурсы узды. Азнакай балалар сәнгать мәктәбе укучысы Әнәс Сабиров (укытучысы Эвелина Мирсәетова) призлы урынга лаек булды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Ул Алабуга музей-тыюлыгының 30 еллык юбилеена һәм Тукайның әкият геройлары темасына багышланды.

Республиканың 48 сәнгать мәктәбеннән һәм балалар иҗат үзәкләреннән 851 конкурсант үз сәләтен күрсәтте.

Җиңүче егет Алабуга – Владимир – Суздаль – Боголюбово – Гусь Хрустальный – Чебоксар маршруты буенча сәяхәт белән бүләкләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot