Азнакайның яшь һөнәрманнары төбәк чемпионатында катнаша
Төбәк чемпионатында җиңүчеләр 2018 елда Көньяк Сахалинда узачак милли чемпионатта катнашачак.
(Азнакай, 29 ноябрь, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Казанда бара торган “Яшь һөнәрманнар” төбәк чемпионатында WorldSkills Junior юнәлешендә Азнакайның 4 нче лицей укучылары Альбина Әхмәтова һәм Раил Садриев та прототиплаштыру компетенциясе буенча катнаша, дип яза җирле басма.
Җитәкчеләре, лицей директорының инновацияләр буенча урынбасары Рөстәм Сәитов әлеге ярышларда баш эксперт та булып тора. Төбәк чемпионатында җиңүчеләр 2018 елда Көньяк Сахалинда узачак милли чемпионатта катнашачак.