news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайның яшь һөнәрманнары төбәк чемпионатында алтын медаль яулады

Бу ярышта җиңүчеләрне 2018 елда Көньяк Сахалинда узачак милли чемпионатка сайлап алачаклар.

(Азнакай, 2 декабрь, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Казанда шушы көннәрдә узган “Яшь һөнәрманнар” төбәк чемпионатында WorldSkills Junior юнәлешендә Азнакайның 4 нче лицей укучылары Альбина Әхмәтова һәм Раил Садриев “Прототиплаштыру” компетенциясе буенча алтын медаль яуладылар, дип хәбәр итә район газетасы.

Лицейчыларның бу беренче генә уңышы түгел. Февраль аенда да команда шушы төр ярышлардан җиңү белән кайтты. Май башында Астана шәһәрендә «Worldskills Kazakhstan – 2017» III Милли чемпионатында алар “Прототиплаштыру” компетенциясе буенча экспертлар сыйфатында катнаштылар һәм башка төбәк экспертларының мактауларына лаек булдылар.

Ислам Ибәтуллин һәм Альбина Әхмәтшина Татарстан җыелма командасы составында быел шулай ук май аенда эшче һөнәрләр буенча Краснодарда узучы WorldSkills Russia Милли чемпионатыннан абсолют чемпион булып, алтын медаль алдылар.

Раил Сабиров һәм Мансур Нуриев – “Прототиплаштыру” компетенциясендә JuniorSkills төбәк чемпионатың ике тапкыр көмеш призерлары, ә Раил Сабиров – «Инженер дизайны CAD» компетенциясе буенча Санкт-Петербургта узган төбәк чемпионаты җиңүчесе.

Җитәкчеләре, лицей директорының инновацияләр буенча урынбасары Рөстәм Сәитов әлеге ярышларда баш эксперт булып катнашты. Ул алган тәэсирләре белән уртаклашты:

– Ярыш бик җиңелләрдән булмады, чөнки ул JuniorSkills түгел, ә Worldskills форматында үтте. Элек инженер күнекмәләр генә тикшерелсә, бу юлы эшче белгечлекләрен дә үз эченә алды. Аннан соң вакыт ягынан да балаларга авырга туры килде: JuniorSkills чемпионатында көнгә 4 сәгать шөгыльләнсәләр, бусында 8 сәгать бирелде. Ачык һавада җылыткычлар белән эшләдек. Ә түбән температурада принтер сыйфатсыз баса. Монда Раилнең осталыгы коткарды һәм безнең әйберләр техникум укучыларыныкыннан да сыйфатлырак чыкты. Раил башкаларга да принтерларын көйләшергә ярдәм итте, аңа Россиянең чираттагы төбәк чемпионатында техник эксперт булырга тәкъдим ясадылар. Командада Альбина – төп сызымнар өчен, ә Раил модельләштерү һәм эшкәртү өчен җаваплы. Алар бик тату, бер-берсенә ярдәм итеп эшләделәр, чын осталыкларын күрсәттеләр.

Бу ярышта җиңүчеләрне 2018 елда Көньяк Сахалинда узачак милли чемпионатка сайлап алачаклар. Анда Альбина Әхмәтова белән Раил Сабировның катнашу мөмкинлеге дә зур, диелә район газетасында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100