Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайның яшь гимнасткалары җиде җиңү яулады
Азнакайдан 2012 елгылар категориясендә Әминә Кәримова, 2006 елгылар категориясендә Әдилә Мөхәммәтшина беренче урынны алдылар.
(Азнакай, 24 октябрь, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Азнакайның «Чатыр-тау Арена» спорт комплексында нәфис гимнастика буенча «Уңышка юл» Бөтенроссия ачык турниры узды, дип яза җирле басма.
Әлеге ярышта Башкортостанның Октябрский, Татарстанның Зәй, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Азнакай шәһәрләреннән 95 гимнастка катнашты. Аларның иң кечкенәсенә – 3, иң олысына 13 яшь иде. Безнекеләр өчен бу беренче зур сынау булды.
– Азнакайда нәфис гимнастика клубы әле ун айлап кына эшли. Бирегә 50 гә якын бала йөри. Турнирда аларның 18 е катнашты, 7 се призлы урын яулады. Ярыш уздыруда ярдәмнәре өчен район һәм спорткомплекс җитәкчелегенә рәхмәтлебез, – ди «Виктория» спорт клубы директоры һәм баш хөкемдар Виктория Булатова.
Яшь спортчыларның чыгышын тренерлары гына түгел, әти-әниләре дә күзәтте.
– Без нәфис гимнастика белән Буралыдан килеп шөгыльләнәбез. Занятиеләр «Чатыр-тау» спорт комплексында атнага ике тапкыр уза. Кызыбыз бик ярата гимнастиканы да, тренеры Виктория Романовнаны да, – ди 6 яшьлек Ләйсәннең әтисе Айрат Миңнуллин.
Ләйсән Миңнуллина әле февральдә генә йөри башласа да, өченче урынга лаек булды.
Азнакайдан 2012 елгылар категориясендә Әминә Кәримова, 2006 елгылар категориясендә Әдилә Мөхәммәтшина беренче урынны алдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз