news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайның яңа микрорайонына ТАССРның 100 еллыгы исеме биреләчәк

ТАССРның 100 еллык юбилеена әзерлек алып барганда, Азнакайда да район оешкан чорлар вакыйгалары барлана.

(Казан, 31 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Азнакайның яңа микрорайонына ТАССРның 100 еллыгы исеме биреләчәк. Бу хакта Татарстанның Министрлар Кабинетында ТАССРның 100 еллыгына әзерлек буенча оештыру комитеты утырышында Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин сөйләде.

ТАССРның 100 еллыгына әзерлек кысаларында, Азнакайда төрле чаралар башкарыла. Алар хакында Татарстанның Министрлар Кабинетында ТАССРның 100 еллыгына әзерлек буенча оештыру комитеты утырышында Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин сөйләде.

"Автоном республикабызның гасырлык юбилеена әзерлек кысаларында, техникумда, сырхауханәдә капиталь ремонт эшләре бара. Азнакайда “Татнефть” җәмгыяте ярдәме белән олы Теннис үзәгенә нигез салыну, федераль проектта катнашып, Сөембикә урамын төзекләндерү ТАССРНың гасырлык юбилеена әзерлек барган бу чордагы матур башлангычлар булып тора", - ди район башлыгы.

Аның әйтүенчә, ТАССРның 100 еллык юбилеена әзерлек алып барганда, Азнакайда да район оешкан чорлар вакыйгалары барлана. "Районыбызга нигез салып, аның бүгенгәчә үсешенә кадәр өлеш керткән азнакайлылар турында мәгълүматлар тупланган “Язмышыбыз – Азнакай”, шактый күләмле очерклар урын алган “Азнакай” китапларын чыгару республикабызның гасырлык тарихын барлауда олы һәм изге эшләребезнең берсе булып тора. Соңгы елларда гына да яңа бинага күчкән төбәкне өйрәнү музеенда тарихи материаллар белән аерым бүлекләр эшләнде. Бу елда икенче төбәкара Ык Сабан туе ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан оештырылды. Районыбызда югалган авылларны барлау, аларның зиратларын өмә ясап төзекләндерү буенча зур эшләр башкарыла", - диде Марсель Шәйдуллин.

Аның сүзләренчә, соңгы ике елда авылларга багышланган 11 китап чыгарылган. "РСФСРның, Татарстанның халык артистлары Нәҗибә Ихсанова һәм Әзһәр Шакиров катнашында аларның туган авылы Яңа Ташлыяр нигезенә стела куелганнан соң, мондый нигез ташларын урнаштыру бүтән югалган авыллар урынында да дәвам итә. Төрле елларда район колхоз-совхозларын, башка мөһим тармакларын җитәкләгән легендар шәхесләребез истәлегенә бөтен халык катнашында мемориал такталар куела. Азнакайның 34 кешесенә район һәм шәһәрнең мактаулы гражданы исеме бирелде. Төрле елларда Азнакай үсешенә өлеш керткәннәрнең исемнәрен шәһәрнең яңа урамнарына бирәбез. Азнакайның яңа микрорайонында ТАССРның 100 еллыгы исемен бирү тәкъдимен дә райондашларыбыз хуплап алды”, - ди Марсель Шәйдуллин.

Ул 2200 дән артык азнакайлының төрле елларда илкүләм, республиканың югары бүләкләренә лаек булганын билгеләп узды. “Быел гасырлык юбилеен билгеләп үтүче беренче мәктәбебез - телебез өчен бик күп күренекле шәхесләр тәрбияләгән уку йорты. ТАССРның 100 еллыгы алдыннан бу мәктәп өр-яңа, заманча бинага күчеп эшли башлады”, - диде.

“Төзеклеге ягыннан да, яшәү шартлары белән дә авыллар хәзер шәһәрләрдән ким түгел. Барысында да ял парклары ясалды, һәйкәлләр яңартылды, мәчетләргә бөтен халык катнашында, мәдәният йортларына, мәктәпләргә җирле бюджет һәм республика программасы нигезендә ремонт үтә”, - дип сөйләде район башлыгы.

Районның ышанычлы өлкәсе – нефть тармагы. 1951 елда “Татнефть”нең составында дүртенче идарә булып “Азнакайнефть” оеша. “Киләсе 2019 елда Азнакай җирендә нефтьнең 500 млн тоннасы табылуга багышланган чаралар үтәчәк. Шушы 100 еллыкка әзерлек кысаларында, шәһәрдә һәм Актүбә бистәсендә “Чатыр Тау арена” спорт комплекслары, ат спорты мәктәбе, “Мәңгелек ут” мемориалы, заманча футбол кыры, музей, Татартан мйданында музыкалы төсле фонтан, Җиңү, Гаилә, Изгелек парклары төзелде, нефтьнең 70 еллыгы паркы, шәһәр уртасыннан агучы елга буйлары яңартылды”, - диде Марсель Шәйдуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100