news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайның ветеран мәргәннәре “Ворошилов укчысы”нда көч сынашты

Бәйгедә катнашучылар махсус бүләкләргә, Мактау грамоталарына лаек булды.

(Азнакай, 19 февраль, "Татар-информ", "Маяк", Лиза Нурлыева). Ватан сакчылары көне уңаеннан, районда менә ундүртенче ел инде “Ворошилов укчысы” бәйгесе үткәрелә. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Өлкәннәребезне җыйган бәйге быел капиталь ремонт үткән шәһәрнең һөнәри көллият спортзалында узды. Быел да фронтовиклар Шамил Усманов, Иван Енин, Миргазиян Гаделшин ярышларны башлап җибәрде.

Бәйгедә менә җиденче ел башкорт күршеләр – Туймазы районы ветераннары да катнаша. Бу чара төз атуда көч сынашу гына түгел, очрашуга ветераннар бер-берләренең хәл-әхвәлен белешергә, истәлекләрне яңартып алырга, бергәләп ял итәргә дип тә киләләр. Бәйгедә катнашучылар махсус бүләкләргә, Мактау грамоталарына лаек булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100