news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайның Урманай авылында мәчет ачылуга 20 ел тулу уңаеннан чара узган

Алдагы елларда Урманай халкы мәчет янәшәсендә мәдрәсә төзү хыялы белән яна.

Азнакайның Урманай авылында мәчет ачылуга 20 ел тулу уңаеннан чара узган

(Азнакай, 7 апрель, "Татар-информ", "Маяк", Тансылу Саниева). Урманай авылында мәчет ачылуга 20 ел тулу уңаеннан зур чара булып узды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бәйрәмгә мәртәбәле кунаклар да килгән. Алар арасында район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, Татарстан мөфтиятенең көньяк-көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Мәрданшин, имам-мөхтәсиб Азат хәзрәт Талибуллин, район депутатлары да бар иде.

Тантаналы чара барышында урманайлылар авылда гыйбадәтханә төзү тарихын тагын бер кат яңартып, әлеге эшне башлап йөрүчеләргә рәхмәт сүзләрен ирештерделәр. Архив мәгълүматлары буенча, Урманай авылының беренче Җәмигъ мәчете 1878 елда ук төзелгән.

Заманында анда өч мәчет булган, тик алар советлар заманында, ябыла, үзгәртеп корыла. Дингә караш уңай якка үзгәргәч, биредә 1995 елда мәчеткә нигез салына. Авыл халкы тырышлыгы белән ул 1999 елның 17 апрелендә тулысынча сафка бастырыла.

Алдагы елларда Урманай халкы мәчет янәшәсендә мәдрәсә төзү хыялы белән яна.

news_right_1
news_right_2
news_bot