news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайның укучылар белән һөнәри юнәлеш буенча эшен республикадан җыелып өйрәнделәр

Конференциядә 120дән артык кеше катнашты.

(Азнакай, 6 октябрь, “Татар-информ”, “Маяк”, Лиза Нурлыева). Бүген Азнакайда “Татарстанның муниципаль берәмлекләрендә укучылар белән профориентация эшчәнлеге алып баруда иң яхшы практиклар” республика семинары үткәрелде, дип хәбәр итә әлеге районның “Маяк” газетасы.

Азнакай шәһәре мәшгульлек үзәге бу юнәлештә иң нәтиҗәле эшләүче үзәкләрнең берсе санала. Соңгы елларда районның мәгариф бүлеге, оешма-предприятиеләре, авыл хуҗалыгы тармагы белән берлектә алып барылган хезмәттәшлек аеруча игътибарга лаек. Семинарның максаты да азнакайлыларның шушы тәҗрибәсен өйрәнү, республикада яшьләр арасында эшче һәм инженер белгечлекләрен популярлаштыру, һөнәр сайлау алдында торган чыгарылышлар белән эшләү стратегиясен билгеләүгә юнәлтелгән иде.

Конференциядә 120дән артык кеше – Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, республиканың мәшгульлек үзәкләре директорлары, фән һәм мәгариф министрлыгы, белем бирү учреждениеләре вәкилләре, район җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы тармагы белгечләре катнашты. Семинарның практик өлешендә Азнакай районының оешма-предприятиеләре, мәгариф учреждениеләре җирлегебездә җитештерелгән әйберләр, кул эшләнмәләре күргәзмәсе белән таныштылар. Осталык дәресләре дә югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Ә күрсәтер, сокландырыр әйберләр биредә аз түгел, мисалга, “Марс” хуҗалыгы белән Кәкре Елга мәктәбе хезмәттәшлегендә оештырылган авыл хуҗалыгы белгечлекләренә юнәлдерелгән профильле классларны, Лениногорск политехник көллияте Азнакай филиалының авыл хуҗалыгы, сәнәгать, гомумтуклану тармаклары өчен белгечләр әзерләү базасын, “Нефтемаш” заводын (биредә балалар конструкторлык бюросы да бар), башка оешма-предприятиеләрне. Шулай ук картинг клубы, ДОСААФ оешмасы, аэроклуб, радиоклуб укучылары белән махсус программалар нигезендә эшчәнлеге, алар өчен мәгариф һәм мәдәният идарәләре оештырган төрле түгәрәкләр, социаль яклау бүлегенең, сәнгать мәктәпләренең, эшмәкәрләрнең физик мөмкинлекләре чикле үсмерләрне мәшгульлеккә тарту чаралары, “Азнакайнефть” идарәсенең эшче һөнәрләренә өйрәтү буенча оештырылган курслары гамәлдә. Болар барысы да семинарда катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Азнакайлыларның заманча эш алымнары, эшче белгечлекләре әзерләүдә кулланылган матди-технологик база җәлеп итмәслек түгел шул. Районда әзерләнгән эретеп ябыштыручылар, нефть тармагы эшчеләре, аш-су осталары, тракторчылар, башка һөнәр ияләренә республиканың хезмәт базарында да ихтыяҗ зур.

Семинарның пленар өлеше яңалыкларга, мәгълүматларга бай булды. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин кунакларны Азнакай җирендә сәламләп, район ирешкән уңышлар, аның бүгенге көн сулышы белән таныштырды. ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре, республиканың югары уку йортлары, төрле өлкә белгечләре чыгышларында Азнакайда мәктәпләрнең чыгарылыш класслары, яшьләр белән алып барылган профориентация эшчәнлегенә югары бәя бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100