Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайның тынлы оркестры алкышларга күмелде
Азнакай тынлы оркестрына 45 ел тулды.
(Азнакай, 23 декабрь, “Татар-информ”, “Маяк”, Зөлфия Камалиева). Азнакай тынлы оркестрына 45 ел тулды. Әлеге истәлекле вакыйганы Мәдәният йортында коллектив үзе генә түгел, ә җанлы музыканы бәяли белүчеләр белән дә искиткеч күңелле иҗади кичә итеп билгеләп узды, дип хәбәр итә район газетасы.
Кырык елдан артык оркестр белән Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре – зыялы, ачык йөзле, киң күңелле, кыю һәм киңкырлы талант иясе Иван Сергеев җиткәчелек итә. 1987 елдан коллектив “Халык” исемен горур йөртә. Чыннан да, ул район, республика һәм “Татнефть” җәмгыяте күләмендә уздырыла торган һәр чараның дәрәҗәсен һәм әһәмиятен күтәрә. Азнакай халык тынлы оркестры республика смотрлары һәм конкурслары, халык иҗатының Бөтенсоюз фестивальләре лауреаты һәм дипломанты.
Элек-электән коллектив музыкага тугры булган төрле яшьтәге һәм һөнәрдәге кешеләрне берләштерә. Әле беренче составта катнашучы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Виталий Загайнов сүзләренә караганда, биредә мәктәп балалары да (иң кечкенәсе өченче сыйныфта укый), өлкән музыкантлар да (иң зурысына 85 яшь!) олы һәм тату иҗади гаилә булып яшиләр. Буыннар чыбыры өзелми, традицияләр дәвам итә.
Тирә-якта тынлы оркестрлар бармак белән генә санарлык. Коллективның озак яшәү сере активистлары фанатизмына гына бәйле түгел. Хикмәт район хакимияте, “Татнефть” җәмгыяте һәм “Азнакайнефть” идарәсенең даими ярдәмендә. Нефтьчеләр оркестрга уен кораллары алуда да, оештыру мәсьәләләрендә дә һәрчак булышлык күрсәтәләр. Моннан тыш, нефтьчеләр әле музыкантлар да. Оркестрның хәзерге составында “Азнакайнефть” идарәсеннән әйдәр инженерлар Идел Абдуллин һәм Ришат Сәйфиев, оператор Альберт Идиатов, бүлек җитәкчеләре Марсель Абдуллин, Рәфис Хәмитов, хезмәткәр Рафаэль Зәкиев тә бар.
Бәйрәм бүләкләрсез узмый. Иҗат коллективына уен кораллары фондын яңарту өчен район хакимиятенең һәм “Азнакайнефть” идарәсенең акчлата сертификатлары, коллектив әгъзаларына Мактау грамоталары тапшырылды. Тынлы оркестр артистлары бу бәйрәмдә күп санлы тамашачыларның кайнар алкышларына һәм чәчәк гөлләмәләренә дә күмелделәр, диелә район газетасында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз