news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайның Тымытык авылы мәктәбе тракторлы булган

Тракторны мәктәпкә Ардинат Нугайбеков алып биргән.

(Казан, 15 октябрь, "Татар-информ"). Тымытык авылында туып-үсеп, шушы авыл мәктәбен тәмамлаган, хәзерге вакытта «Татнефть» берләшмәсенең генераль директоры киңәшчесе булып эшләгән Ардинат Нугайбеков  авыл мәктәбенә арбасы белән "ЮМЗ" тракторы алып биргән, дип яза районның "Маяк" газетасы.

Ардинат Гали улы туган авылы тормышы белән hәрвакыт кызыксынды, ярдәм итәргә тырышкан. Тымытык авылында мәчет салуда башлап йөргән. Аннан мәдәният йортын капиталь төзекләндерүгә, заман таләпләренә туры килә торган яңа мәктәп төзүдә бик зур өлешен керткән. Тракторны ул балалар авыл хуҗалыгы хезмәтенә өйрәнеп үссеннәр, алган белемнәрен тормышта куллана белсеннәр өчен алып биргән. Хәзерге вакытта авылның башкорт-типтәр ягы дип йөртелә торган өлешендәге зиратны тәртипкә китерүдә ярдәм итә. Авыл халкы аның бу изге эшләре өчен бик рәхмәтле, диелгән язмада.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100