news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайның “Тылсым” балалар халык театры “Иделкәем” конкурсы лауреаты булды

“Тылсым”чылар Фәнис Ярулин пьесасы буенча “Ак яфрак” спектаклен тәкъдим иттеләр.

(Азнакай, 29 март, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре Зөлхия Миңнеханова җитәкчелегендәге Азнакай “Тылсым” балалар халык театр коллективы “Иделкәем-2018” республика сморт-конкурсында беренче урынны яулады, дип яза җирле басма.

Әлеге бәйгедә 80 нән артык театр һәм курчак коллективы катнашты. “Тылсым”чылар Фәнис Ярулин пьесасы буенча “Ак яфрак” спектаклен тәкъдим иттеләр. Азнакайлылар аларның чыгышын 4 апрельдә шәһәр Мәдәният йортында тамаша кыла алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100