news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайның Техник инвентарьлаштыру бюросы реконструкцияләнгән музей бинасында урнашты

Аны ачу тантанасына республика дәүләт унитар БТИ предприятиесенең генераль директоры Лена Хәмзина да килгән.

(Азнакай, 13 октябрь, “Татар-информ”, “Маяк”, Лиза Нурлыева). Азнакай районының 85 еллык юбилей елы яңа төзелешләргә, объектлар ачу тантаналарына бай булды. Шәһәрдә янә шундый истәлекле вакыйгаларның берсе – Техник инвентарьлаштыру бюросының өй туе үтте, диелә районның “Маяк” газетасында.

Музейның элеккеге бинасына реконструкция үткәрелеп, оешма, ниһаять, төп нигезен тапты. Аны ачу тантанасына республика дәүләт унитар БТИ предприятиесенең генераль директоры Лена Хәмзина, аның урынбасары Алмаз Шаһиәхмәтов, Әлмәт филиалы директоры Илсөяр Заманова да килде. Әлбәттә, район һәм оешма-предприятие җитәкчеләре, шәһәр халкы, Азнакай филиалы ветераннары да бу шатлыклы вакыйганың шаһитлары булды.

Бу бинага халык килсен, күрсәтелгән хезмәтләрдән канәгать булып китсен, дип теләде тантананы ачып чыгыш ясаган Азнакай районы башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов. Башкаладан килгән кунаклар да бинаның халыкка уңайлы урында – шәһәр уртасында булуына, анда хезмәткәрләргә барлык уңайлы шартлар тудырылуына игътибар иттеләр. Район башлыклары ярдәме белән биналы булган БТИлылар Азнакай белән Яшел Үзәндә генә, дип, республиканың БТИ генераль директоры Марсель Шәйдуллинга рәхмәт җиткерүне сорадылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100