Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайның Татшуган басуларында комбайн гөрелтесе тынмый
Ул көнне Азат Гыйздәтуллинга, Ильяс, Илмас, Марсель һәм Ленар Вафиннарга, Әнвәр һәм Айнур Әлхәмовларга яхшы эшләре өчен премияләр тапшырылды.
(Азнакай, 31 август, "Татар-информ", "Маяк", Энҗе Галәветдинова). Азнакайның Татшуган басуларында комбайн гөрелтесе тынмый. Без моңа биш кыр корабының алтын диңгезне иңләвен күргәч, янә инандык, дип яза җирле басма.
“Азнакай” агрофирмасының беренче бүлекчәсе комбайнчысы Хатыйб Сибгатуллин җитмешен тутырса да, эшкә дәрте әле дә сүнмәгән:
– Ел саен урак чорын түземсезлек белән көтеп алам. Сәламәтлек белән техника гына сынатмасын – эшләргә була, – ди “Нива” комбайнын иярләгән тәҗрибәле игенче.
27 яшьлек Азат Гыйздәтуллин комбайнчы булып беренче сезон гына эшли. Игенчеләр династиясеннән ул. Әтисе кулы астында тәҗрибә туплаган егет, абыйсының да ярдәмчесе булган. Азат көн саен Тымытык авылыннан килеп йөри, эш шартларыннан канәгать. Ярдәмчесе Илназ Ибрагимов белән алар яхшы дуслар да. “Көне-төне бертөрле эшне башкару туйдырмыймы?”, – дигән сорауга алар: “Яраткан эштән ничек күңел кайтсын инде!”, – дип җавап кайтардылар. Кич белән кызлар янына чыгарга да өлгерәләр.
Ул көнне Азат Гыйздәтуллинга, Ильяс, Илмас, Марсель һәм Ленар Вафиннарга, Әнвәр һәм Айнур Әлхәмовларга яхшы эшләре өчен премия тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз