news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайның татар теле укытучысы Бөтенроссия бәйгесендә җиңгән

Бәйгенең максаты – татар теле һәм әдәбияты укытучылары дәрәҗәсен күтәрү, педагогика тәҗрибәсен һәм һөнәри осталыкны күрсәтү.

Азнакайның татар теле укытучысы Бөтенроссия бәйгесендә җиңгән
tatar-congress.org

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ»). Азнакай шәһәре 7нче урта мәктәбенең татар теле укытучысы Фирүзә Кашапова «Туган тел» Бөтенроссия мастер-класслар конкурсында җиңүгә ирешкән. Конкурс татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасында үткәрелгән. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйгенең максаты – татар теле һәм әдәбияты укытучылары дәрәҗәсен күтәрү, педагогика тәҗрибәсен һәм һөнәри осталыкны күрсәтү. Шулай ук татар телен һәм әдәбиятын саклау һәм үстерү өчен өстәмә шартлары булдыру бурычы да куелган.

news_right_1
news_right_2
news_bot