Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайның төбәкне өйрәнү музеенда балалар Россия символлары белән таныштылар
Анда “Әкият” балалар бакчасының өлкән яшьтәге тәрбияләнүчеләре һәм “Азнакай” шифаханәсендә дәваланучы балалар катнашты.
(Азнакай, 14 июнь, "Татар-информ", "Маяк"). Россия Көне уңаеннан Азнакайның төбәкне өйрәнү музеенда “Безнең символлар” дигән танып-белү чарасы узды, дип яза җирле басма.
Анда “Әкият” балалар бакчасының өлкән яшьтәге тәрбияләнүчеләре һәм “Азнакай” шифаханәсендә дәваланучы балалар катнашты. Алар Россия символлары – флаг, гимн, герб турында мәгълүматлар өйрәнеп кенә калмадылар, ә бәлки туган илләре, аны ничек яратулары һәм башкалар турында үзләре дә бик теләп сөйләделәр. Соңыннан бик кызыксынып музей экспонатлары белән таныштылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз