news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайның Стәрле Елга урамында ишегалды бәйрәме узды

Мондый чара үзара аралашу, көндәлек тормышта туган сорауларны ачыклау өчен дә уңайлы.

(Азнакай, 22 октябрь, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Азнакай шәһәренең ишегалды бәйрәмнәре инде тынды дигән идек, көз уртасы, көн салкын дип тормаганнар, Монолит микрорайондагы Стәрле Елга урамында бәйрәм оештырганнар, дип яз район газетасы.

4 нче территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Нурия Хаҗипова шушы тирәдә яшәүче өлкәннәрне җыеп, хөрмәт күрсәтергә булган.

Мәдәни үзәк хезмәткәрләренең дәртле җырлары астында биеп, үзләре алып килгән тәмле ризыклар белән самовардан кайнар чәй эчеп, рәхәтләнеп ял итте халык.

Мондый чара үзара аралашу, көндәлек тормышта туган сорауларны ачыклау өчен дә уңайлы. Район һәм шәһәр башкарма комитетлары җитәкчеләре Айдар Шәмсетдинов һәм Марат Солтанов бәйрәмгә юкка гына килмәгәннәр.

– Территориаль иҗтимагый үзидарәләр зур эш башкаралар. Төп вазифаларыннан башка республика конкурсларында актив катнашып, призлы урыннар яулыйлар, грантлар оталар. Бу акчалар шушы микрорайонны төзекләндерүгә тотыла, – диде Айдар Шәмсетдинов.

Марат Солтанов халыкны территориаль иҗтимагый үзидарәләргә ярдәм итәргә чакырды.

– Бар нәрсәне дә күреп бетереп булмый, шуңа күрә сездән тәкъдимнәр, яңа идеялар көтәбез, – диде.

Шәхси сектор ул шәһәрдә дә авылны хәтерләтә. Монда күрше-күршесе белән ныграк аралаша. Нурия Хаҗиповадан да уңган микрорайон халкы. Ул кешеләрнең гозер-үтенечләрен җитәкчеләргә җиткереп кенә тора. Әле юлларны ремонтлау буенча имзалар җыя, урам баганасында лампочка янмый башласа, анысы артыннан йөгерә. Юбилярларны тәбрикләү, ялгыз өлкәннәрнең хәлләрен белешү, өмәләр үткәрү… Саный китсәң, бихисап инде эш.

– Иң мөһиме, җитәкчеләргә мөрәҗәгать итсәк, аңлыйлар, хәлебезгә керәләр. Юлларны гына алыйк. Аварияле участок бар иде, әйтү белән ямап киттеләр. Лампочкаларны да алыштырып кына торалар. Әкрен генә асфальт юл түшәп киләләр. Шулай бердәм булганда, тормышлар алга барыр, – ди ул.

Урам бәйрәмендә «Маяк» газетасына язылу да оештырылды, дип яза район газетасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100