news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайның социаль хезмәткәрләре инвалид бала тәрбияләүче әниләрне хөрмәтләделәр

Әниләр көне белән тәбрикләп, бүләкләр тапшырдылар.

(Азнакай, 26 ноябрь, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Азнакайның “Өмет” үзәгенең өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлеге коллективы инвалид балалар тәрбияләүче әниләргә бәйрәм ясады, дип яза җирле басма.

Дамира Усманова, Илгизә Җиһаншина һәм Миннира Дәүләтбаеваны Әниләр көне белән тәбрикләп, бүләкләр тапшырдылар. Аларга багышлап матур җырларын бүләк иттеләр. Иңнәренә язмыш салган авырлыкларга карамастан, балаларына наз һәм күңел җылысын биреп яшәүче әниләр аларга бик рәхмәтле булып калдылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot