news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайның “Салават күпере” балалар бакчасы юбилеен билгеләп үтте

Хезмәт алдынгыларына Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылган.

Азнакайның “Салават күпере” балалар бакчасы юбилеен билгеләп үтте
aznakaevo-rt.ru/

(Азнакай, 2 июнь, "Татар-информ", "Маяк", Тансылу Саниева). Азнакай шәһәренең  “Салават күпере” 9 нчы балалар бакчасы үзенең 35 еллык юбилеен билгеләп үткәннәр.

Биредә эшләүчеләрне, балаларны, аларның ата-аналарын бәйрәм белән котлап, район башлыгы Марсель Шәйдуллин да үзенең изе теләкләрен җиткергән һәм хезмәт алдынгыларына Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырган.

"Баланы шәхес итеп тәрбияләүгә иң беренче балалар бакчасында нигез салына, шуңа сезнең эш аеруча җаваплы һәм мөһим. Хезмәтегез өчен барыгызга да рәхмәтлебез", – диде җитәкче.

news_right_1
news_right_2
news_bot