news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайның сәләтле балалары өчен район башлыгының Чыршы бәйрәме узды

Район башлыгының чыршы бәйрәмнәре ятим һәм мөмкинлекләре чикле балалар өчен дә уздырылды

(Азнакай, 29 декабрь, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Уку алдынгылары, олимпиадаларда, төрле конкурсларда җиңү яулаган, спортта, сәнгатьтә югары уңышларга ирешкән укучылар өчен һәр елны Азнакай районы башлыгының Чыршы бәйрәме уздырыла, дип хәбәр итә район газетасы.

– Сез – безнең горурлыгыбыз. Азнакайның киләчәге сезнең кебек акыллы, сәләтле яшьләр кулында. Яңадан-яңа үрләр яулавыгызны һәм лаеклы алмаш булып үсүегезне телим, – диде муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин үзенең котлау чыгышында.

Ул сәләтле балалар үстергән әти-әниләргә һәм педагогларга рәхмәтен белдерде. Бәйрәмнәр укучылар бүләкләр белән таралыштылар.

Район башлыгының чыршы бәйрәмнәре ятим һәм мөмкинлекләре чикле балалар өчен дә уздырылды, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100