news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайның "Сәләт" клубы җитәкчесе Рәхмәт хатына ия булган

Эльвира Рәфыйкова "Сәләт" проектларында актив катнашкан өчен бүләкләнгән.

Азнакайның "Сәләт" клубы җитәкчесе Рәхмәт хатына ия булган
aznakaevo-rt.ru

(Азнакай, 9 апрель ,"Татар-информ", "Маяк", Резеда Шәрипова). Азнакай “Сәләт” клубы җитәкчесе Эльвира Рәфыйкова Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Ул "Сәләт" проектларында актив катнашкан һәм Татарстан Республикасының яшьләр хәрәкәтенә зур өлеш керткән өчен бүләкләнгән.

– Бу безнең сәлкешләрнең дә: Сөнагатова Айгөл, Гыйләҗева Динә, Лотфуллина Юлия, Рафикова Камилла, Сафина Әдилә, Сафин Эмил, Привалова Ангелина, Зарипов Тимур, Солтанов Малик, Хөсәенова Есения, Галиева Эвелина, Хафизов Әмир, Абдуллина Диләрә, Вәлеева Эльвира, Айвазян Сусаннаның да зур өлеше, - ди Эльвира Рәфыйкова.

news_right_1
news_right_2
news_bot